Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының “Шатлык” балалар бакчасы: «Максатларыбызга ирешү юлында без»

Чаллы шәһәренең 1нче “Шатлык” балалар бакчасы-баланың аң-белемен үстерү үзәге”ндә ел башыннан ук Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан бурычлар-максатлар билгеләнгән һәм алар бик уңышлы үтәлә.

Республиканың күпмилләтле халыклары бердәмлеге мәсьәләсенә зур игътибар биреп, 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Илебезнең, шәһәребезнең  иминлеге бөтен милләт вәкилләренең дус һәм килешеп яшәвеннән тора.

Телебезне саклау, югалтмау, төрле милләтләр  арасында элемтәләр урнаштыру максатыннан  1нче “Шатлык”  балалар бакчасында  төрле  чаралар уздырыла.

Ел башында ук балалар бакчасында  Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына старт бирелде  һәм бурычлар куелды.

Февраль аенда Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган  “Муса турында поэма” дигән театральләшкән әдәби кичә  Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәдә  уздырылды.  Балалар бу кичәдә шагыйрьнең балалар өчен язылган шигырьләрен сөйләделәр. 

Бөтен дөнья  дәрәҗәсендә оештырылган “Җәлил укулары” нда да безнең балаларыбыз  теләп катнаша.  Быел Юнусов Назар Муса Җәлилнең “Ишек төбендә” шигырен инглиз телендә сөйләп, 1нче дәрәҗәдәге  диплом белән бүләкләнде.

Һәр елны 21нче февральдә Халыкара туган тел көнен билгеләп узабыз. Бәйрәм алды көнендә, 17нче февраль көнне истәлекле датага багышланган “Һәр телнең бар туган иле” чарасы оештырылды.

Шәһәребездә «Чишмә»халыклар Дуслыгы Йорты базасында 20 милли җәмгыять эшли.  ЭРС  программасы  кысаларында  төрле милләт вәкилләре   бакчабызда еш  кунак була. Бу бәйрәмдә дә Мари җәмгыятеннән килгән кунагыбыз   балаларны  үз халыкларының  гореф-гадәтләре белән таныштырды,  үз халкының мәдәнияте һәм тарихы турында сөйләде.

Бәйрәм көнендә - 21нче февральдә,  Энергетик мәдәният сараенда «Дорогой мира, дружбы и согласия» шәһәркүләм шигырь бәйгесендә катнашып призлы урыннар алдык:  Шәрипов Искәндәр 1нче урын, Юнусов Назар 3нче урын.

Үзәк китапханәдә туган тел көненә багышлап, «Чаллы – дуслар каласы» («Многоликие Челны») төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдырган VII китапханә фестивале узды. Һәр халык үзенең тарихы, гореф-гадәтләре, кием-салымнары, ашамлыклары хакында сөйләде. Төрле телләрдә җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды.  Безнең балалар бакчасыннан Милигареева Амелия мари телендә шигырь сөйләп, җырлап тамашачыларны шаккаттырды.

Март башында   Масленица (май чабу) - славян халыкларының кышны озату, язны каршы алу бәйрәмен без балалар белән зурлап билгеләп үттек.

Апрель аенда "Татар кызы", "Татар малае"  шәһәркүләм  бәйгесе узды.  Бәйгедә 5-7 яшьлек, татар телендә иркен сөйләшүче балалар бакчаларында тәрбияләнүче малайлар һәм кызлар катнашты. Катнашучы  балалар  иҗади номерлар,  сәнгать осталыкларын, гореф-гадәтләрне, туган телләрен белү буенча сыналдылар.

“Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче  Шәрипов  Искәндәр бәйгенең төп номинациясе "Татар малае-2021"титулына лаек булды.

Шулай ук  шәһәребезнең “Огниво“  балалар иҗаты үзәгендә “Яңарыш " халык иҗаты ачык республика конкурсында,  Мулланур Махитов  исемендәге икенче гимназиядә оештырылган  “Кызыл төлке " татар милли сәнгатенең IV ачык Республика фестиваль-конкурсы"нда катнашып 1нче дәрәҗә лауреат исемен алдык.

Балалар белән чит шәһәрләрдә уздырыла торган конкурсларда да катнашып киләбез. Чувашия республикасының  Чебокасар шәһәрендә оештырылган "Мин яратам туган телемне" II милли шигырь укучылар  конкурсында 1нче урын яуладык.

Балалар бакчасында талантлы балалар өчен театр түгәрәге эшли. Бу уку елында полилингваль юнәлештә театральләштерелгән “Бәхет туган якта”  сәхнә әсәре белән "Сәхнә көзгесе" Республика милли театр фестивале"ндә 1нче  дәрәҗә лауреат һәм «Сәйяр-fest» театр фестивалендә  “Сәхнә йолдызы” номинациясендә дипломант булдык.

Туган телебезне саклау һәм үстерү максатыннан без шәһәребезнең күп кенә оешмалары  һәм мәдәният үзәкләре белән килешү нигезендә  хезмәттәшлек итәбез.  Ел дәвамында Шәһәр тарихы музее, Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханә, Энергетик мәдәният сарае белән уртак чаралар уздырыла.

Бу уку елында  “Энергетик” мәдәният саренда  балалар белән  “Өлкәннәр көне”, “Әниләр бәйрәме”, Казан арты якташлары очрашуында  чыгыш ясадык. Язучыларның, шагыйрьләрнең иҗат кичәләрендә еш катнашабыз.

Апрель аенда үзебезнең балалар бакчасында   әти-әниләр белән  Г. Тукайның туган көненә багышланган   “Без Тукайлы халык ”  дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә уздырдык.

Үзәк китапханәдә  «Тукай шигырьләре телемдә» исемле шигъри марафонда безнең  балалар  бакчасыннан төрле яшь аралыгындагы балалар катнашты.

Туган телебезне саклау һәм үстерү эшчәнлегендә күрсәткән хезмәттәшлекләре һәм ярдәм итүләре өчен бу оешмаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Алдагы көннәрдә дә халкыбызның телен, рухи кыйммәтләрен, йолаларын саклап, бердәмлектә булып эшләргә, яшәргә язсын.

  Киләчәктә  дә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына төзелгән план буенча чаралар үткәрүне дәвам итәбез. Тиздән татар милли бәйрәме - "Сабантуй" уздырачакбыз. Башка еллардан үзгә буларак,   Сабантуй программасы  Идел буе халыклары  уенары  белән тулыландырыла. 

Без бүген хезмәтебез белән үзебезнең бердәмлегебезне, илебезнең күпмилләтле икәнлеген, бу илдә менә дигән итеп яши, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклый  алуыбызны  исбатлыйбыз.


Чаллы шәһәренең 1нче “Шатлык” балалар бакчасы-баланың аң-белемен үстерү үзәге”нең алаларны ана теленә  өйрәтүче тәрбиячесе Гумирова Гөлчәчәк Мирас кызы, бакча мөдире Гамманова Илүсә Өлфәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодцы!!!!! Искэндэр булдыра, янадан, Яна унышлар, бэйрэм белэн сезне!!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Һич арттырмыйча әйтергә була, “Шатлык” балалар бакчасы - телне саклап калу өчен бар тырышлыкны куя торган иң алдынгы балалар бакчаларының берсе. Бакчада үткәрелгән һәр чара, һәр бәйрәм искитмәле җанлы итеп, зур күтәренкелек белән үткәрелә. Бу бакчада һәр тәрбияче һәр бала күңеленә яраган ачкычны таба белә, ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләренә ихлас хөрмәт биреп, халкыбызның тарихын, сөйләмнәрен, мәкаль-әйтемнәрен, җыр һәм әкиятләрен армый-талмый, бөтен көчләрен куеп өйрәтәләр, туган телгә чын мәхәббәт тәрбияләнә. Тел — милләтнең җаны бит ул. Һәр баланың үз телен югалтмавына балалар бакчасыннан ук тулысынча игътибар бирелгәч, балалар да шуны күреп үсәләр, шуна ияләнәләр, үзләренә дә шундый таләп куялар. Болар барысы да һәр балаланың җанына, кечкенә йорәгенә сеңеп кала. Игелекле, җаваплы бу хезмәтне “Шатлык” бакчасында башкаручыларның һәрберсенә, бакчаның мөдиренә, туган тел укытучысына чын йөрәктән рәхмәтебезне белдерәбез!

      • аватар Без имени

        0

        0

        "Шатлык "балалар бакчасына хэм житэкче Илюса Ульфатовнага алда да зур унышлар телим! Сау-сэлэмэт булып яна нэтижэлэргэ ирешсеннэр!

        • аватар Без имени

          0

          0

          Рәхмәт, бик зур!