Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 8нче балалар китапханәсендә Мансур Сафин белән очрашу үтте

Чаллының 8 нче балалар китапханәсе Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Күңелемә якын син, туган як» дип исемләнгән кичә-очрашу үткәрде. 

Язучы белән очрашу - ул һәрвакыт бәйрәм. Мондый очрашуларны аеруча яшь китап сөючеләр көтеп ала.  Каләм остасының фантазиясе безне моңсуланырга, шатланырга, фикер йөртергә, уйларга мәҗбүр итә. Чарага РФ һәм ТР журналистлар берлеге әгъзасы, Россия һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Мансур Сафин чакырылган иде.

Очрашуга килгән “Алёнка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар туган якны өйрәнүче язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Мансур Габдулла улы үзенең биографиясенең кызыклы мизгелләре, тормыш юлы һәм иҗади юлы турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Яшь укучыларны балачак турындагы сораулардан башлап, киләчәккә иҗади планнар белән дә кызыксындырды. Язучы бүләккә автографлы китаплар калдырды. Очрашу бик кызыклы һәм җылы шартларда узды.

Лилия Мусина, Чаллы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X