Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 8нче балалар китапханәсендә әдәби круиз узды

Балалар күңелендә нинди мизгелләр истә кала?

Уен, бәйрәм, тамаша, мәктәптән соң иптәшләре, сыйныфташлары белән аралашу, кызыклы тема буенча фикер алышу. Шуңа күрә без балалар белән бергә уйлыйбыз, язабыз, уйныйбыз. Төрле кызыксындыру чаралары үткәреп балаларны китапны яратырга, әдәби әсәрләр укырга өндибез. 
Традиция буенча, язгы каникул көннәрендә китапханәләрдә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы уза. Безнең китапханә дә, «Biblio – каникуллар» проекты кысаларында, күңел ачу программасы оештырды. Балалар янына кунакка Корней Чуковский шигырьләренең атаклы геройлары - доктор Айболит һәм Муха-Цокотуха килгән иде. Игелекле Айболит барысын да китап геройлары иленә чакырды һәм балаларны китапханә белән таныштырды. Ә бәйрәм күңелле һәм позитив булсын өчен, яшь китап сөючеләр барысы да бергә шаян викториналарда, башваткычларда һәм төрле конкурсларда катнаштылар. 
Тормышның һәр мизгеле бәхет, шатлык, сөенеч белән тулсын өчен, китап геройлары балаларга һәрвакыт актив һәм шат күңелле булырга, китапханәләргә яратып йөререгә һәм күп китаплар укырга өндәделәр.


Чаллы, Ләйсән Хәертдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев