Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллының 4нче «Шаянкай» балалар бакчасында экология атналыгы узды

Чаллының 4нче «Шаянкай» балалар бакчасында күңелле һәм файдалы кичәләр еш үтә. Чираттагысы  - экология атналыгы иде.

Атна дәвамында балалар экологиягә кагылышлы рәсемнәр ясадылар, экологияне саклаучы, яклаучы геройлар белән таныштылар. 
Аларның исемнәре дә табигать кебек матур – Шаян, Тыныч, Чыршыкай, Акыллы.


Балалар өчен “Без табигать дуслары” дигән чара үткәрелде. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар, сорауларга төгәл җаваплар кайтардылар. 
Балаларга киңәшләр бирелде: “Табигатьне саклауда башкаларга һәрчак үрнәк булыгыз” диделәр тәрбияче апалар.


Габдрахимова Гөлсирин Раушановна, тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев