Көмеш кыңгырау

Чаллының 4нче "Шаянкай" бакчасында экология көненә багышланган чара үтте

Бүген Чаллының 4нче санлы "Шаянкай" балалар бакчасында "Бөтенрәсәй экология көненә" багышланган бәйрәм чарасы булып узды.

Бакчабызга табигатьне саклаучы, яклаучы геройлар килде. Алар балалар белән берлектә ,,Без табигать балалары" дигән темага бик күңелле һәм мавыктыргыч чара үткәрделәр. Балалар ике командага бүленеп көч сынаштылар, табышмаклар чиштеләр, сорауларга җавап бирделәр, уеннар уйнадылар. Чараның йомгаклау өлеше итеп табигатьне саклау буенча бер-берсенә киңәшләр бирделәр.

Фәйзиева Резеда Хәмитовна, 4нче "Шаянкай" балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: