Көмеш кыңгырау

Чаллының 2нче гимназиясендә яшүсмерләр арасында милли көрәш турниры узды

Чаллы шәһәренең М.Вахитов исемендәге 2нче гимназиясендә 2008-2010 елгы яшүсмерләр арасында шәһәр беренчелегенә милли көрәш турниры узды.

Әлеге чараны Чаллы Көрәш Федерациясе оештырды. Турнирны ачу тантанасына Чаллы Көрәш Федерациясе председателе, көрәш буенча спорт остасы Нәҗмиев Айдар Илдус улы; Россия hәм Татарстанның атказанган тренеры, милли көрәш буенча спорт остасы, профессор Фәйзуллин Рәкыйп Нәҗип улы; Билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, Көрәш  буенча спорт остасы, ,,Виктория" спорт мәктәбе директоры Әхмәтшин Ренат Рөстәм улы; ,,Витязь" спорт мәктәбе директоры,  көрәш остасы Фролов Артур Валерий улы чакырылган иде.

Бәйге бик матур узды. Әлеге чара барышы белән безне Алия Нурисламова һәм Рәсим Абдуллин таныштырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: