Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда татар телендә эшләүче тәрбиячеләр очрашуы үтте

Чаллыда республиканың татар телендә эшләүче тәрбиячеләр үзара якыннан танышу өчен кичә үткәрделәр. Әлеге очрашуда булып кайткан Лилия Мохтарова үзенең хис-кичерешләре белән уртаклаша.

Ак күлмәгеңнне киясең дә
Аккошка әйләнәсең...
Әйе, минем күңелдә һәм күпләрнең күңелендә ак күлмәкле, олы йөрәкле, уңган, үжәт, үз эшенең остасы, тәрбияче, яраткан хатын, уңган хужабикә, сабыйларының газиз әнкәсе ул безнең Фатыхова Гөлназ Илдар кызы...

Мин санап киткән сыйфатлар белән килешмәүче юктыр дип уйлыйм...
Без - татар телендә эшләүче тәрбиячеләргә менә дигән бәйрәм оештырды Гөлназ Илдар кызы, бергә җыеп безнең күңелләрне күтәрде, рәхәтләнеп үзебезчә ял итеп кайттык.
Бу бәйрәмдә яңа танышулар, күңелле очрашулар, өстәл тулы сый-нигьмәт, бию-жырлар, мавыктыргыч уеннар, отышлы бүләкләр уйнатылды.

Бәйрәм кунакларсыз булмый, әлбәттә. Иң олы кунагыбыз, остазыбыз, күпләрнең яраткан язучысы Әльфия апа Ситдыйкова булды. Үзенең фикерләре белән уртаклашып, күңелләргә үтеп керә торган шигъри юллар укыды ул, аның дөрес аһәң белән уку тембры  бүген дә колакта чыңлый әле.
Ягымлы гүзәл затлар, ханымнар, төрле шәһәр-районнардан килгән  тәрбиячеләребез, хезммәттәшләр белән таныштык. Әлеге телебез сакчылары алдында баш иясе килә. Очрашубызның хужабикәсе Гөлназга яңа үрләр, гаилә иминлеге, ижат итәр өчен бөтмәс көч-дәрман һәм иң мөһиме сәләмәтлек телисем килә! Бәйрәмебезнең иң  гүзәл мизгелләре безнең күңелләрдә озак сакланачак. Яңа очрашулар насыйп булса иде. 
Хыялларыбызны чынга ашыручы якыннарыбыз, чын дусларыбыз, хезммәтәшләребез, матур уйларыбыз күп булсын, дуслар!!! Якты, көчле рухлы тел сакчылары - ару белмәс тәрбиячеләребез булганда, безнең максатлар тормышка ашар.

Лилия Мохтарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев