Реклама
“Ак каурый” әдәби түгәрәге иҗаты җыентыгының презентациясе Чаллының 41нче мәктәбендә булып узды.
“Ак каурый” әдәби түгәрәге 4 ел эшләү дәверендә, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, шактый зур уңышларга иреште, укучыларыбыз иҗаты белән бик күпләр таныш. Яшь каләм тибрәтүчеләрне зурлап, мәктәбебезгә мөхтәрәм кунаклар килде:
Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле очрашу булды. Укучылар матур чыгышлар ясадылар, күренекле кунакларыбыз тирән мәгънәле, зур әһәмияткә ия фикерләре белән балаларны рухландырдылар, илһам канатлары өләштеләр. Барчасына да сәламәтлек һәм уңышлар телибез, олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Чаллы шәһәре 41нче урта мәктәбенең ана теле һәм әдәбияты укытучысы, «Ак каурый» берләшмәсе җитәкчесе Гөлия Вагыйзова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз