Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы шәһәренең 9нчы «Алан» балалар бакчасында кышны озату бәйрәме узды

Чаллы шәһәренең 9нчы «Алан» балалар бакчасында кышны озату - «Май Чабу» бәйрәме узды.

Төрле җырлы-биюле уеннар, коймак белән сыйлану һәм карачкы-курчак яндыру балалар өчен дә, зурлар өчен дә бик кызык булды.

Бәйрәмнең иң тәмле, татлы өлеше, әлбәттә, коймак белән сыйлану булды. Куертылган сөт, кайнатма, бал белән коймаклар авызда эри иде.

Бәйрәм барышында балалар рус халкының гореф-гадәтләре белән таныштылар, «Май Чабу»ның нәрсә икәнен һәм ни өчен карачкы-курчакны яндырганнарын белделәр.

Кышны менә шулай күңелле итеп озату балалар куңелендә озак сакланыр. Сау бул кыш, исәнме ямьле яз!

Гөлнара НИЗАМОВА, Чаллы шәһәре, «Алан» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев