Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллыда «Татар кызы һәм татар малае-2024» бәйгесе

«Татар кызы һәм татар малае» конкурсы — ел дәвамында көтеп алынган конкурсларның берсе ул.

«Татар кызы һәм татар малае» конкурсы — ел дәвамында көтеп алынган конкурсларның берсе ул.

11нче апрель көнне Чаллы шәһәренең 1нче балалар hәм яшүсмерләр шәhәр иҗат сараенда «Татар кызы һәм татар малае-2024» шәһәркүләм бәйгесенең финалы узды. Сайлап алу турында барлыгы 89 бала катнашты, икенче этапка 20 бала үтте, ә финалда исә 5 малай һәм 5 кыз көч сынашты.

Бу ел гаилә елы булуны истә тотып, бәйге дә гаилә елына багышланды. 6-7 яшьлек балалар җырлауда, театр уенында һәм биюдә, нәфис сүз башкару осталыгын гына түгел, ә туган телгә, гаиләдәге гореф-гадәтләргә мәхәббәтләрен дә күрсәтә алдылар. Беренче сынауда катнашучылар үзләре белән таныштырдылар, үзләре һәм гаиләләре турында сөйләделәр. Икенче сынауда алар милли орнаментлы костюмнар киеп бию, җырлау, шигырьләр сөйләүдә осталыкларын күрсәттеләр.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын ачып, Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Хузин Рөстәм Нияз улы барлык катнашучыларга, мәктәпкәчә учреждениеләрдә эшләүчеләргә, балаларның ата-аналарына, чараны оештыручыларга зур иҗади хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм балаларның халкыбызның йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен белеп үсүләренә чиксез сөенүен белдерде.

Бәйге нәтиҗәләре буенча барлык биремнәрне уңышлы үтеп «Татар малае-2024» исеменә «Шатлык» балалар бакчасыннан Ильяр Галәвиев, «Татар кызы-2024» исеменә 117нче бакчадан Мәликә Әхмәтшина лаек булды.

Барлык балалар да дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.

Чаллы шәһәре 128нче «Шаян» балалар бакчасының 1нче квалификацион категорияле тәрбиячесе Идиятуллина Рәсилә Гавис кызы, балаларга ана теле өйрәтүче тәрбияче Бикбова Фәния Маннур кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев