Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Чаллы театрында кабат премьера: «Авыл эте Акбай»

Акбай һәм Тәмлетамак сәяхәте дуслык һәм хәйләкәрлек, тугрылык һәм хыянәт турында сөйли.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» спектаклен күрсәтте. Спектакльне куючы режиссер – Олег Кинҗәгулов, куючы рәссам – Ләйсән Хөсәенова, музыкаль бизәлеш – Эмиль Әмиров.

Спектакль авылда һәм шәһәрдә яшәүче этләр һәм мәчеләр тормышы турында. Төп герой – авыл эте Акбай. Һәм ул үз тормышыннан канәгать булып яши. Ә шул ук йортта яшәүче Тәмлетамак исемле мәче тормышына риза түгел. Телевизордан шәһәр мәчеләренең иркәләнеп ятканын күреп, алар кебек яшәү рәвеше эзләп, шәһәргә эләгергә план корып йөри. Дустын авыр хәлдә калдырмас өчен, Акбай да аңа иярә. Спектакль эт һәм мәченең шәһәр маҗаралары белән тулы юлы белән дәвам итә. Ул юл шактый куркыныч: анда самими авыл эте дә, хыянәтче мәче дә, ярдәмгә әзер усал бүре дә, шәһәрнең күпне күргән урам этләре дә очрый. Акбай һәм Тәмлетамак сәяхәте дуслык һәм хәйләкәрлек, тугрылык һәм хыянәт турында сөйли.

Төп рольне – Акбай ролен Руслан Әюпов башкара. Тәмлетамакны театрның яшь артисты Диләрә Сөләйманова уйный.

Әйтергә кирәк, нәни тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итте. Алар алкышладылар, кычкырып көлделәр, Тәмлетамакны җәлләп тә куйдылар. Безгә сер итеп кенә үзләренең Акбай ролен башкарырга теләүләрен дә белдерделәр. Балалар өчен әлеге спектакль бигрәк тә Кыш Бабай чыгышы белән дә истә калачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев