Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бәйрәм итәргә яратабыз!

Сездә ничек, бездә шулай... «Алан» балалар бакчасында Сабантуй ничек узды икән?

«Сабантуй» бәйрәме халкыбызның иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе. Ул хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Безнең 9нчы «Алан» балалар бакчасында бу бәйрәм ел саен уздырыла. Халкыбызның шундый күркәм бәйрәме, балалар өчен дә бик көтеп алынган бәйрәм. Быел да бачабыз тәрбиячеләре, музыка җитәкчесе, физкультура тәрбиячесе, татар теле тәрбиячесе тарафыннан бик матур итеп оештырылды.

Традицион уеннар: аркан тартышу, капчык киеп йөгерү, көянтә белән су ташу, балалар бу уен – ярышларада бик теләп катнаштылар.

Моңардан тыш төркемнәргә 4 станциядән торган маршрут битләре бирелде. Һәр станциянең үз исеме: «Иң көчлеләр», «Иң җитезләр», «Иң акыллылар», «Иң койлеләр». Балалар шул станцияләрдәге биремнәрне үтәп мәйданга җыелдылар.

Бөтен җирдә уен-көлке, балаларның шат авазлары яңгырап торды. Шул ук вакытта балалар Сабантуйга  багышлап өйрәнгән шигырьләрен сәйләделәр, җырладылар, биеделәр. Кыскасы, бөтен осталыкларын күрсәтергә тырыштылар. Барлык балалар да бүләкләр оттылар. Сабантуй шаулап-гөрләп үтте!

Сөмбел ГАРИФУЛЛИНА, Чаллы шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФОЛЬКЛОР Набережные челны Яр Чаллы Балалар бакчасында