Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Быел беренче тапкыр “Тату сыйныф серләре” сменасы өчен 250 юллама каралган

Уку елы дәвамында ачыкланган иң яхшы сыйныф укучылары ата-аналары белән бергә ял итә алачак.

(Казан, 21 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда, балалар өчен җәйге ял кампаниясе кысаларында, “Тату сыйныф серләре” махсус сменасы оештырыла. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина әйтте.

Әлеге смена Биектау районында “Костер” республика балалар үзәгендә 6 августтан 23 августка кадәр узачак. Сменада әти-әниләре белән укучыларга 250 юллама каралган. Иң яхшы сыйныфлар уку елы дәвамында бәйгедә ачыкланган. Алар иҗади, музыкаль ярышларда көч сынашкан. Районнарда җиңүчеләр шушы сменага чакырыла.

“Конкурсның популярлыгы арта. Бүген балалар һәм ата-аналарның мөнәсәбәтләре беренче планга куела. Без укучылар һәм ата-аналарга бергә аралашып ял итү өчен шартлар тудырырга тиеш”, - дип әйтте Алсу Әсәдуллина.

Сменага ата-аналар һәм сыйныф җитәкчесе белән җиңүче сыйныф укучылары барысы да бара ала. Бер укучы өчен ата-аналар взносы 6 мең сум тәшкил итә.

Министр урынбасары, быелгы яңалыклардан, шулай ук, тәрбиягә бала алган гаиләләрнең дә мәнфәгатьләре исәпкә алыначагын әйтте. Аның сүзләренчә, мондый сменаларны дефектолог, табиблар катнашында оештырырга була. “Мондый гаиләләрдәге проблемалар программада исәпкә алыначак”, - диде.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/21/186660/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X