Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Ә болай Азат – шәһәр егете

Җәйнең кыл уртасы.

Дөнья җете яшеллеккә һәм җиләкләрнең хуш исенә күмелгән.

Рәхәт бит, әйеме? Бу Азатның да иң яраткан вакыты икән. Җәй көне авылда инде ул – дус малайлары белән рәхәтләнеп велосипедта җилдерә, балык тотарга, бакчада эшләргә (чынлап-чынлап!) ярата.

Ә болай Азат Ихсанов – шәһәр егете, Чаллының 2нче гимназиясендә укый. Быел икенче сыйныфка барачак. Актив егет ул – ике ел рәттән шәһәркүләм «Татар малае» бәйгесендә катнашкан, узган ел бакча балалары арасында 1нче урын, быел башлангыч сыйныфлар арасында 3нче урын яулаган.

«Кызыл төлке» республикакүләм фестивалендә нәфис сүз белән II дәрәҗә диплом алуга ирешкән. Азат 5 яшеннән Балалар сәнгать мәктәбендә, «Гөрләвек» ансамблендә (җитәкчеләре Ләйсән Шаязданова) шөгыльләнә – ансамбль белән «Дорогою мечты» фестивалендә I дәрәҗә лауреат исемен яулап кайтканнар.

Яңа уку елы Азатка тагын да күбрәк уңышлар алып килер әле! Һичшиксез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: азат