Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Бүләк»ле җәй!

Актанышның «Бүләк» лагере районның иң алдынгы укучыларын бергә җыйнады.

«Үзең кызыгып килерсең «Бүләк» аланына! Республикада балалар өчен мондый ял урыны сирәк, аның урыны да, уңайлыклары да менә дигән. Күңелле, файдалы итеп ял итегез!» – дип, ачып җибәрде лагерьны район башлыгы Энгель Фәттахов. Бу агымга әйдаман булып Арча педагогия көллиятеннән һәм КФУдан да студентлар чакырылган иде.

Лагерь «Милли көн»нән башланды. Бу көн тулысынча горур милләтебез – татар халкы дөньясына багышланган иде. Ә кичен балалар үзләре көн дәвамында өйрәнгән татар халык җыр-биюләреннән бик күңелле концерт оештырды.

Мәскәү шәһәреннән килгән «Түбәтәй» төркеме белән дә очраштык. Команда булу серләрен ачты алар. Район үзәгендә урнашкан «Туган як» һәм полиция музеена, Актаныш технологик техникумына экскурсияләр дә күңелле узды. Чаллы шәһәренә «Дельфинарий»га һәм Уфа шәһәрендә урнашкан җепләр паркы «Гамми»га бару да истә калырлык булды!

Ә «Гиннес рекордлары көне» шулай да иң кызыклысы булгандыр, мөгаен. «Иң күп әкият белүче», «Иң олы колак», «Иң кечкенә колак», «Иң зур табан», «Иң кечкенә табан», «Иң озын борын», «Иң озын бармак», «Иң җитез кеше», «Иң матур көлүче» – күрәсезме, бәйгеләрнең исемнәре дә шул турыда сөйли! Һәр бала рекорд күрсәтү мөмкинлеге алды. Ахырда төрле номинацияләр буенча рекордчыларның исемнәре лагерьның «Гиннес рекордлары китабы»на кертелде, орденнар тапшырылды.

Лагерь өчен махсус «Сабантуй» үткәрелде. Беркем дә бүләксез калмады! Спорт ярышлары һәм «Дулкын» бассейнына барулар... Уен-көлке, бәйгеләр һәм экскурсияләр, очрашулар, маҗаралы-табышмаклы уеннар... Болар инде хәзер артта калды. Балалар, киләсе елда тагын килергә сүз биреп, өйләренә таралды.

Розалия ҖӘМИЛОВА,

Актаныш «Бүләк» ял лагереның өлкән әйдаманы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев