Бик шәп ял урыны!
Безнең яшәгән йорт янында шәп ял итү урыны бар. Ул Табеев исемендәге яр буе.
Безнең яшәгән йорт янында шәп ял итү урыны бар. Ул Табеев исемендәге яр буе. Кызыклы итеп ясалган балалар мәйданчыгында рәхәтләнеп уйныйм. Биек баскычтан менеп тимер таудан шуып төшәм, атынгычта атынам, тау эчендәге торбадан чыгам. Уйнарга күрше комплекста яшәгән сыйныфташ дустым Җасминны да чакырам. Рәхәтләнеп йөгерәбез, җиргә беркетеп ясалган батутта сикерәбез. Аннары бүрәнәләр өстенә менеп җитез генә үрмәлибез. Әнием сөйләве буенча, ул да кечкенә чагында авылда бура башында үрмәләп йөрергә яраткан. Мин дә синнән калышмыйм - дип, көлдердем әле үзен.
Ә бу ялларда мин скейтбордта йөрергә өйрәндем. Яхшы итеп ясалган юлларда тәгәрмәчләр мине җилдертеп йөрттеләр. Аннары елга буена якынрак төшеп кыр үрдәкләрен күзәттек, дулкын тавышын тыңладык, мондагы матурлык күз явын алырлык…
Бик теләп уйнарга чыгам яр буена!!!
Рәинә Гыйзатуллина 54-нче гимназия 4В сыйныфы укучысы.
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев