Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Әбием сыман оста булып үсәсем килә!

Ял көннәрендә әти, әни һәм мин авылга әби белән бабайга кунакка кайтабыз. Алар безне сагынып көтеп алалар. Без әби белән тегү тегәргә яратабыз.

Ул мине кул энәсе белән тегәргә өйрәтте. Хәзер тегү машинасында да эшләргә өйрәнә башладым. Киләчәктә әби чигү чигәргә, бәйләм бәйләргә дә өйрәтәм, ди. Рәсемне дә икебез бергә ясыйбыз.

“Түбәтәем – калфагым” дип исемләнгән конкурста катнашу өчен, әбием миңа татарча түбәтәй, күлмәк, камзул һәм читек тегеп бирде һәм мин “Бизәкләрдә - халкым тарихы” дигән номинациядә җиңү яуладым. Минем дә әбием сыман оста булып үсәсем килә.


13нче “Миләшкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче Шайгарданова Аида.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев