Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең мәдрәсә

Мәдрәсә мәктәпнең 9,11 сыйныфын тәмамлаган егетләрне укырга кабул итә.

Халкыбызның аңын һәм рухи культурасын үстерүдә мәгърифәт учаклары — мәдрәсәләр мөһим роль уйнаган. Халкыбызның аң-белемгә омтылышы елдан-ел үсә барган. Мәктәпләр ачу, мәдрәсә тоту традицияләре гасырлар аша килгән.

Үзем белем ала торган «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсе» турында сөйлисем килә.

Ул — югары һөнәри дини белем йорты. Анын ректоры — Ильяс хәзрәт Җиһаншин. Мәдрәсәнең төп максаты — Татарстан һәм дөньяның татар төбәкләре өчен яхшы белемле, милли җанлы имамнар мөмкин кадәр күбрәк әзерләү һәм ана телендә гыйлем бирү.

Хәзерге көндә укыту өч бүлектә алып барыла: көндезге, кичке һәм читтән торып уку. Без көндезге бүлектә укучы шәкертләр. Мәдрәсә мәктәпнең 9,11 сыйныфын тәмамлаган егетләрне укырга кабул итә.

Уку йорты Казаныбызның Яңа татар бистәсендә ике йөз елдан артык тарихы булган мәгърифәт үзәгендә урнашкан. Шәкертләр өчен бөтен уңайлы шартлар да тудырылган.

Якты сыйныф аудиторияләре, намаз, Коръән уку өчен гыйбадәтханә залы, яшәү өчен ямьле, җылы, якты бүлмәләр, спорт залы, стадион бар.

Мәдрәсә елдан-ел матурлана, ремонт эшләре башкарыла. Бездә үз эшенә бирелгән, тирән белемле мөгаллимнәр һәм белгечлэр эшли. Мәдрәсәдә төрле семинарлар, лекцияләр, конференцияләр, бәйгеләр, ярышлар үткәрелә. Өстәмә белем — умартачы һөнәре дә өйрәтелә. Мәдрәсәдә яшәү һәм туклану бушлай. Мәдрәсәбезгә рәхим итегез!


«Ислам динен кабул итүгә 1000ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе» шәкерте Вилданов Ислам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев