Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең кадерлеләребез

Өлкән кешеләр бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.

Без аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

Безнең Котлы-Бүкәш “Дуслык” балалар бакчасында бу юнәлеш буенча күп эш алып барыла. Бакчабызда эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне өйләренә барып котлау, аларны бакчабызга чәй табыны артына чакыру инде матур традициягә әйләнде.

Быел да һәр ветеранның өенә чәчәкләр, котлау открыткалары илттек.

Ә 1 октябрь көнне өлкәннәребезне бакчабызга дәштек. Алар чәй табыны артында, бер-берсе белән гәпләшә-гәпләшә, балалар һәм тәрбиячеләр көче белән әзерләнгән концерт номерлары карадылар, үзләре бакчада эшләгән чорның вакыйгаларын яңарттылар.

Өлкәннәр әлеге чараны оештырган өчен зур рәхмәт әйттеләр.

Алар бәйрәмнән бик канәгать булып, җылы хисләр, матур тәэсирләр белән таралыштылар. Балаларга тәртипле, тәүфикълы булырга, ә тәрбиячеләргә армый-талмый, барлык авырлыкларны җиңеп гел алга барырга, яңа үрләр яуларга насыйп булсын дигән теләкләрен белдерделәр.

Котлы-Бүкәш “Дуслык” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Шагиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев