Безнең инкубатор: берничә көннән йомыркалар әйләнә башлады!
Чебиләр чыгар көннәр килеп җиткәч, яңа тавыш барлыкка килде. Ул «пик-пик» дигән тавыш. Юк ла, бу чебиләр тавышы түгел, ә алар чыга дигәнне аңлата торган сигнал иде.
Күптән түгел безгә туганыбыз инкубатор бүләк итте. Егерме бер көннән йомры йомшак чебиләр көтәргә кушты. Без апам белән бик шат идек.
Менә берничә көн үткәч, йомыркалар әйләнә башладылар. Кайвакыт шундый тавыш белән борыла иделәр – куркып та китәсең. Атналар узгач, тавышка да ияләндек. Чебиләр чыгар көннәр килеп җиткәч, яңа тавыш барлыкка килде. Ул «пик-пик» дигән тавыш. Юк ла, бу чебиләр тавышы түгел, ә алар чыга дигәнне аңлата торган сигнал иде. Менә алар борын төрттеләр.
Шушы көнне тагын бер кызыклы хәл булды. Бу иртәнге сәгать уннар тирәсе иде. Без апам һәм әнием белән урамга сеңлемне алып чыктык. Безнең янга чыпчык килеп төште. Ул оча алмый иде. Мин аны кулга алып, өйгә алып кердем, су бирдем. Ул селкенә алмый иде. Бер аягы һәм канаты яраланган.
Хәзерге вакытта ул да безнең өйдә. Чебиләр дә чыгып беттеләр. Минем дусларым күбәйде. Өйнең бер почмагында чыпчык чыркылдый. Икенче бүлмәдә бәләкәй сеңлем әле көлә, әле көйсезләнә. Ишегалдындагы ояда чебиләр «чеп-чеп» киләләр. Бездәге күңеллелек!
Гарипова Рамилә – Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев