Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгыз

Кешелекнең иң мөлаем затлары – гүзәллектә, чибәрлектә, мәрхәмәтлелектә, түземлектә дөньяда тиңнәре булмаган гүзәл, сөйкемле әниләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз.

Чаллының 114нче балалар бакчасында 12нче төркемнең бу бәйрәм кичәсе “Минем сөекле, кадерле Әнием” дип аталды. Бу көнне һәркем үз әнисен “Әниләр көне” белән котлый.

Бу бәйрәмне карарга иң-иң кадерле булган әниләр, шулай ук безгә кадерле булган ак яулыклы әбиләр кунакка килде. Бәйрәм алдыннан төркем балалары әниләре белән күргәзмә, чәй өстәлләре әзерләп, “Бу бүләк әниемә һәм дәү әниемә”, “Чәй өстәле” дигән күргәзмәдә катнаштылар.

Ә инде балалар, матур чыгышлары, җырлары, дәртле биюләре белән аларны тагын да сөендерделәр, үз куллары белән эшләгән бәйрәм бүләкләрен тапшырдылар. 12нче төркем тәрбиячеләре ярдәмендә балаларның кулдан ясалган бүләкләрен һәм әниләр катнашкан күргәзмәдән ясалган бәйрәм бүләген тәкъдим итәбез.

Сабыйларыбызга тигез гаиләдә, сәламәт булып үсәргә, ә әти-әниләргә гомер буе балалары янәшәсендә аларның рәхим-шәфкатен күреп яшәргә язсын!

114нче ”Чаллы бизәкләре” балалар бакчасының 12нче төркем тәрбиячеләре Вәлиуллина З.Р., Гайнутдинова Р.З.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев