Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең балалар - иң сәләтлеләре

Чаллының 37нче «Нәникәй» балалар бакчасында бик сәләтле кызлар, малайлар тәрбияләнә.

Фотода аларның кайберләре – Әхмәтов Рөстәм, Ханнанова Рания, Хәмидуллина Азалия, Зарипова Гөлназ.

Һәр милләт кешесе өчен иң матур, иң кадерле тел – үзенең туган теле. Тел белү, чыннан да, хәзинәгә тиң. Безнең балалар бу хәзинәне кечкенәдән үк туплый башлады. Безнең балалар шәһәркүләм  “Туган телем», республикакүләм «Моң чишмәсе», «Кызыл төлке», «В мире литературных мыслей», «Читаем Тукая», россиякүләм – «Я люблю свой родной язык», «Память в наших сердцах», һәм халыкара «Планета талантов» шигырь бәйгеләрендә катнашып, дәрәҗәле урыннар яуладылар. Ә Әхмәтов Рөстәм спорт бәйгеләрендә дә бик зур уңышларга ирешә.

Менә инде балаларның көтеп алган күңелле җәй айлары да җитте. Якты, җылы, матур көннәр башланды. Балаларның кайсы кайда кунакта ял итә. Ләкин шәһәрдә калган балалар да буш вакытларын заяга сарыф итмиләр. 10нчы июнь көнне шәһәребезнең 1нче Балалар һәм яшьләр иҗат үзәгендә «Звёздное лето» исемле республикакүләм бәйге-фестиваль узды. Бу бәйгедә бик күп балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән һәм өстәмә белем бирү үзәкләреннән балалар катнашты. Алар өч төрле номинациядә көч сынаштылар: «Вокал», «Хореография» һәм «Нәфис сүз». Безнең 37нче бакча балалары да бу бәйгене түземсезлек белән көтеп алдылар. Алар «Нәфис сүз» номинациясендә көч сынашып, үзләренең актерлык, сүз осталыкларын сынадылар һәм бирешмәделәр. Төрле дәрәҗә лауреат, дипломант урыннары яуладылар. Афәрин, кызлар-егетләр! Сезгә киләчәктә иҗади уңышлар телибез, беренчелекне кулдан ычкындырмагыз! Бу балаларның уңышларында әти-әниләренең дә роле бик зур, әлбәттә. «Ни чәчсәң – шуны урырсың», диләр бит. Бу бәйге балалар күңелендә бик җылы хисләр калдырды.

Заря Галиева, Марина Жижина, Чаллы шәһәре, 37нче «Нәникәй» балалар бакчасы тәрбиячеләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хэерле кичләр!! Бик шатлыклы хәбәр, җанны шатландыра торган сүзләр !!! Сезгә бик көчле рухлы булганыгыз өчен, балаларга карата мәхәббәт белән каравыгыз өчен бик Зур рәхмәт әйтәсем килә, баш иясем килә, шундый кешеләр бу дөньяда күп түгел шул... Рәхмәт???

    • аватар

      Алинаааа

      0

      0

      Хэерле кичләр!! Бик шатлыклы хәбәр, җанны шатландыра торган сүзләр !!! Сезгә бик көчле рухлы булганыгыз өчен, балаларга карата мәхәббәт белән каравыгыз өчен бик Зур рәхмәт әйтәсем килә, баш иясем килә, шундый кешеләр бу дөньяда күп түгел шул... Рәхмәт???