Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең бакчада балалар мультфильм төшерә!

Ә сез беләсезме? Мәктәпкәчә яшьтәге балалар да мультфильм төшерергә сәләтле икән!

Минзәлә шәһәренең 5нче «Таңкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр моны исбатлады. Күптән түгел аларның яңа мавыгуы барлыкка килде– анимация ясарга өйрәнделәр.

Өч ай дәвамында балалар бакчасында бик кызыклы эш алып барылды: яңа, чын мультипликация фильмнары дөнья күрде. Берәүгә дә сер түгел, барлык балалар да мультфильмнарны рәхәтләнеп карыйлар, тик алар хәтта берничә минут эчендә озын, катлаулы һәм профессиональ эшнең яшеренгән булуын аңлап та бетермиләр бит.

Бер мультфильм ясау өчен төрле һөнәр ияләренең осталыгы, күңел җылысы һәм фантазиясе кирәк. Мультипликация серләрен җентекләп өйрәнеп, балаларга анимациянең төрле төрләре турында сөйләдек. Әлбәттә, без уйлаганча, иң кызыксынучан тәрбияләнүчеләр шунда ук үз мультфильмнарын булдырырга теләделәр. Балалар барлык серләрне дә ачыкларга тырыштылар.

Өйләрендә үзләре кызыксынган темага тапшырулар карадылар, ә балалар бакчасында сорауларына җаваплар таптылар. Шулай итеп, балалар «анимация» латин теленнән тәрҗемә иткәндә «җанлану» дигәнне аңлатканын белделәр. Үз рәсемнәрен гади ысуллар белән җанландырып карадылар.

Анимация принцибын аңлап, үз мультфильмнарын ясау өстендә эш башланды. Балалар фантазияне тулы күләмдә күрсәтә һәм әкият сюжетларына кызыклы элементлар өстәп, үзләренең режиссерлык идеяләрен тормышка ашыра алдылар. Мультфильм ясау өстендә эшләгән вакытта мәктәпкәчә яшьтәге балалар шулкадәр мавыктылар, бик күп һөнәр үзләштерделәр: бергәләп эшләргә, сөйләшергә, бер - берсенә колак салырга өйрәнделәр; сүзлек запасын баеттылар, ә иң мөһиме - анимация ясап бик күп ләззәт һәм тәҗрибә алдылар.

Балалар үзләренең мультфильмнарын зур горурлык белән барлык дусларына һәм танышларына күрсәтәләр. Аларның һәркайсының өендә мультфильм ясау студиясе барлыкка килде. Бу тәҗрибәне балалар белән кулланып карагыз әле!

Рәмзилә Исакаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев