Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безнең авылда иң өлкән студент яшәгән!

Әгерҗе районы Кырынды авылыннан Милана Хашимова язмасы.

Мәктәптән соң мин дусларым белән Кырынды авыл китапханәсенә ашыгам. Китап-журналлар укырга яратам, китапханәдә узган кичәләрдә, бәйгеләрдә катнашам, «Оста куллар» түгәрәгенә һәм «Тылсымлы әкият» курчак театрына яратып йөрим. «Көмеш кыңгырау» газетасы белән дә бик кызыксынам. Китапханәче Фәридә апа Артемьева безнең белән төрле чаралар уздыра, язучылар, шагыйрьләр белән таныштыра. 

Ә беркөнне сыйныф җитәкчесе Альбина Вахитова безне китапханәдә урнашкан «Энҗе бөртеге» туган якны өйрәнү музеена алып керде. Анда Фәридә апа Кырынды авылы һәм  Петропавел чиркәве тарихларын сөйләде, авылыбызның күренекле кешеләрен дә искә алды.

Безнең авылда язучы, ун китап авторы Габдулла Галиев яшәгән. Музейда Габдулла абыйның документлары, шәхси әйберләре тупланган. Безнең малайлар Габдулла абыйның  язу машинкасына бик кызыктылар.

Габдулла Галиевның  балачагы сугыш елларына туры килгән, әтисе сугышта һәлак булган, сеңлесе Наилә септик ангинадан вафат булган. Габдулла абый мәктәптә гел  «5»кә генә укыган. Аннары фельдшер һөнәре алып, гомере буе туган авылында  эшләгән. 16 ел Төрдәле мәчетендә имам вазифасын башкарган. 80 яшендә Алабуга педагогия университетына укырга кергән, 85 яшьтә кулына диплом алган. Дөньядагы иң өлкән студенттыр әле ул! 

Менә нинди кешеләр яшәгән безнең авылда!

Милана Хәшимова, Әгерҗе районы, Кырынды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев