Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безгә Президент үзе мөрәҗәгать итте!

Альмира Ахунҗанова: «Мин «Зур тәнәфес» Бөтенроссия фестивалендә булдым! Җәйнең иң якты ачышы булды ул минем өчен!»

1нче июнь көнне Мәскәүдә, Горький исемендәге паркта «Зур тәнәфес» Бөтенроссия фестивале узды. Чарага бөтен Россиядән меңнән артык мәктәп укучысы җыелды.

Фестиваль программасы гаять бай булды. Топ-лекторлар, иң популяр артистларның чыгышлары, конкурсның барлык 12 юнәлеше буенча лекцияләр һәм мастер-класслар, конкурс экспертлары, журналистлар, телетапшырулар алып баручылар, иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашулар! 12 сәгать эчендә без бик күп чараларда булдык, бергә укыдык, кунаклар белән аралаштык, яңа дуслар таптык һәм, әлбәттә, ял иттек! «Зур тәнәфес» Бөтенроссия фестивалендә Татарстаннан 20 укучы катнашты.

Хыяллар ничек тормышка аша?

Мин дә бу көнне файдалы итеп үткәрү мөмкинлеген кулдан ычкындырмадым. Татарстан Яшьләр хөкүмәтенең мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе Гөлфия Мотыйгуллинаның «Мотивация: хыяллар ничек тормышка аша?» дигән лекциясен тыңладым. «МедиаШУМ» проектының җитәкчесе Владислав Устиненковның «Яшь буларак, үз медиапроектыңны ничек башлап җибәрергә була?» дигән мастер-классында катнаштым. Беренче каналның алып баручысы һәм спорт комментаторы Павел Занозин белән очрашуда булдым.

Фестивальдә Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов, «Россия – мөмкинлекләр иле» оешмасының генераль директоры Алексей Комиссаров, Россия Кораллы Көчләренең Баш хәрби-сәяси идарәсе башлыгы беренче урынбасары Алексей Цыганков, «Зур тәнәфес» конкурсы координаторы Наталия Мандровалар да  катнашты. Анысы да монысы – «Зур тәнәфес» конкурсында катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путин үзе мөрәҗәгать итте! Ул фестиваль турында фикерләре белән уртаклашты, безгә конкурсның яңа сезонында уңышлар теләде.

Манижа, Пелагея, Клава Кока...

Фестиваль катнашучыларны котларга популяр артистлар да килгән иде. Полина Гагарина, Ваня Дмитриенко, Манижа, Пелагея, Клава Кока һәм башкалар чыгыш ясады.

Мәскәүдә Халыкара балаларны яклау көне бик күңелле үтте. Минем өчен «Зур тәнәфес» Бөтенроссия фестивале – ул яңа тәҗрибә, яңа онытылмаслык хис-кичерешләр һәм, әлбәттә инде, талантлы яшьтәшләрем белән танышу мөмкинлеге.

Альмира Ахунҗанова, Чаллы шәһәре, 54нче гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев