Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Безгә Нәүрүзбикә килде

Нәүрүз көнне кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар.

Бабаларыбыз элекке вакытларда Ай һәм Кояш календаре буенча яшәгән. Яңа елның беренче көне итеп көн белән төннең тигезләшкән вакытын исәпләгәннәр. Ул 21 мартка туры килгән. Татарлар аны "Нәүрүз ае" дип йөрткәннәр.

Нәүрүз - язгы бәйрәм. Бу гүзәл бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар, бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы - Нәүрүзбикә.
Безнең балалар бакчасы халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан һәрдаим үзебезнең милли бәйрәмнәрне үткәреп килә. Шуларның берсе – “Нәүрүз” бәйрәме.
Бәйрәмгә алдан ук әзерлек эшләре алып барылды. Өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән шигырьләр, җырлар өйрәнелде. Башта бәйрәмгә Шүрәле белән Су анасы килде. Алар балалар  һәм тәрбиячеләр  белән бергә халкыбызның борынгы җырлы уеннарын уйнадылар. Шуннан соң бергәләп Нәүрүзне чакырдылар. 

Бәйрәмнең төп кунагы Нәүрүзбикә матур теләкләр әйтеп балаларны котлады.  Нәүрүз кызы балаларга  кашык белән йомырка ташу уенын оештырды. Бәйрәм шулай уеннар, җырлар белән үрелеп барды. Татар халык җырлы-биюле уеннары һәм ярыш уеннарын балалар яратып уйнадылар. Бәйрәм барысына да бик ошады.


Насибуллина Миңлегөл, Мамадыш шәһәренең "Теремок" балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев