Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Сезнең яңалыклар

Безгә Фиксиклар килде

1нче март көнне Чаллының 106нчы балалар бакчасында 8нче март Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап 9нчы уртанчылар төркемендә бик күңелле бәйрәм уздырылды.

Бәйрәмгә кунакка балаларның яраткан, бик тә таныш булган әкият геройлары Фиксиклар килде. Балалар тарафыннан әниләргә, әбиләргә атап матур шигырләр, җырлар башкарылды.

Фиксиклар төрле мавыктыргыч уеннар алып килгәннәр иде балаларга. Балаларның йөзләрендә елмаю, бәхет, шатлык балкып торды. Әнилэр бәйрәмебездән бик канәгать калдылар. Бәйрәмне оештырган өчен балалар бакчасының иң талантлы музыканты Олеся Николаевнага һәм дә мина ярдәмгә килгән Альфия Юнусовнага рәхмәтемне белдерәм.


106нчы балалар бакчасының тәрбиячесе Халиуллина Лилия Ульфатовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев