Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бездә бик тә күңелле, җиңә алмассыз безне!

Чаллы шәһәренең 41нче санлы мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” отрядына йөрүче балалар иҗаты.

Җәйге кайнар сәламнәр сезгә, хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, яраткан газетабыз «Көмеш кыңгырау»! Чаллы шәһәренең 41нче санлы мәктәбендә эшләп килүче “Ак каурый” отряды үзенең җәйге тәэсирләрен сезнең белән уртаклашасы килә. Без “Өч кит” лагеренда “Ак каурый” отрядын оештырдык һәм иҗатыбызны үзебезгә ошаган мохитта дәвам итәбез. Төрле пробаларга караган мәкаләләр, шигырьләр, репортажлар язабыз, интервью да алабыз. Безгә бик тә күңелле, кызыклы. Җитәкчебез - Вагыйзова Гөлия Наил кызы.

Безнең девиз:

“Ак каурый” – җиңүче!

Һәрвакытта беренче!

Бездә бик тә күңелле,

Җиңә алмассыз безне!


Лагерьда күңелле

Рафикова Алина

Лагерьга көн дә барам,

Көн саен шунда булам.

Күңелне ачып кайтам,

Кәефсезләним кайчан?!

 

Җәй башыннан йөрибез,

Ял көннәрен сөймибез.

Лагерьны яратабыз,

Бергә күңелле, дибез!

 

Чулманны саклыйк

Кашапова Диләрә

Чулман әнә дулкыннар уйната,

Тик ярлары бигрәк кызганыч.

Үз яшәгән җирен чүпләгәнгә

Булсын икән нинди ышаныч!?

 

Тирә-ягы ямьле урман аның,

Кошлар сайрый мактап туймыйча.

Ник кешеләр пычратасыз ярны?

Булмыймыни һич тә башкача?!

 

Без дә төштек Чулман ярларына,

Күңелле итеп ял да иттек.

Калдырмадык чүпне, җыйдык барын,

Яр буйлары чиста, ялт итте!


 

Җәй җиткәч

Газизуллина Азалия

Дәртле уеннар уйныйбыз,

Матур җырлар җырлыйбыз.

Урамда җылы һәм күңелле.

Чәчәкле болынның күлмәге.

 

Качышлы, куышлы уйныйбыз,

Куанып һич тә туймыйбыз.

Әле җәй уртасында без

Диңгезгә барырга уйлыйбыз.


Җәйге уеннар

Әхмәтгәрәева Азалия

Җәйге уеннар күңелле,

Били бөтен күңелне.

Кояш җылыта көнеңне,

Матур үткәр гомерне.

 

Уйна, йөгер, рәхәтен күр!

Шатлан! Көн дә су коен!

Үстер җиләк-җимешен дә,

Уңышын алырга җыен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев