Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бездә белем бәйрәме

Икенче сентябрь - белем бәйрәме. Әйе, бу безнең өчен дә яңалык булды. Беренче тапкыр мәктәпкә икенче сентябрьдә бардык бит.

Ходай рәхмәте белән урамда көн дә, балаларны куандырып, бик җылы, рәхәт булды.

Безнең 31нче мәктәптә дә линейкалар иртәнге сәгать тугызда һәм унбердә булырга тиеш иде. Балалар, әти-әниләр, кунаклар иртәнге сәгатъ сигездә үк җыела башладылар. Аларны матур җырлар белән бәйрәмне оештыручылар каршы алдылар. Иң беренче, әлбәттә, беренче тапкыр беренче сыйныфка килүче укучылар җыелды. Аларны аңларга була, ел буе әзерләнеп, зарыгып көткән көннәре бит бүген! Беренче тапкыр беренче сыйныф, беренче укытучылар, беренче иптәшләр...

Бу мизгелләр мәнге онытылмаячак. Алар кеше күңелендә җыр булып та туганнар:

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Сентябрьнең бере җиткәнен.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Көтә-көтә арып беткәнен.

Иң беренче булып барыйм диеп

Өскә яңа, матур күлмәк киеп

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Ашыга – ашыга чыгып киткәнен.

Ләкин миннән бик күп алдан килеп

Хуш киләсең, әйдә-әйдә диеп

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Укытучы апам көткәнен.

Бу җырнын һәр сүзе искиткеч дөрес итеп, күңелгә кереп калырлык итеп әйтелгән.

Линейкада төрле кызыклы уеннар оештырылды. Мәсәлән, бәйрәмне алып баручы, 9нчы б сыйныф укучылары Ладина Елизавета белән Денисова Виктория “Пиратлар” булып киенеп, укучылар белән төрле кызыклы уеннар оештырдылар.

Линейканы мәктәп директоры Ярмиев Марс Расилович ачып җибәрде. Ул укучыларга укуда уңышлар, әти-әниләргә түземлек теләде.

31нче мәктәптә ачык йөзле, тырыш, хезмәт сөючән укытучылар эшлиләр. Алар төрле хезмәт кешеләре белән аралашып, элемтәдә торалар. Бу линейкага да кунакка ЗАГСта эшләүче Зарипова Равилә Гыйлметдин кызы чакырылган иде. Равилә ханым да балаларга укуларында уңышлар теләп, укучыларның чыгышларын рәхәтләнеп карап китте.

Хәзер укучыларга сүз бирик әле. Татар телен бик яратып өйрәнүче, 5нче а сыйныфы укучысы Алексеев Иван:

“Мин башта сагынуымны бик сизмәгән идем. Ләкин, мәктәпкә килгәч, Укытучы апам Алсу Мәүлимҗан кызын, сыйныфташларымны, мәктәбемне күргәч, күзләрем яшьләнде. Аларны бик-бик сагынганмын икән бит. Сыйныфка яңа укучылар да килгән “ - диде.

Ә шул ук сыйныф укучысы Будкина Софья: “ Җәйнең шулай тиз узып китүе кызганыч, әлбәттә. Әле уйныйсы да уйныйсы килә иде. Ләкин, укытучыларымны, сыйныфташларымны, мәктәбемне бик сагындым” диде.

Ә беренче сентябрь турында нинди җыр беләсең, дип сорауга ул русча җыр беләм дип җырлап та күрсәтте:

Буквы разные писать

Тонким перышком в тетрадь

Учат в школе, учат в школе.

Вычитать и умножать,

Малышей не обижать

Учат в школе, учат в школе.

Шулай итеп, линейкадан соң, укучылар сыйныф сәгатенә , бер-берсе белән яңадан танышырга таралыштылар.

Бәйрәм күңелле узды!

Иван белән Софья милли эшләр буенча директор урынбасары булып эшләүче Мингазова Иралия Гыйлемхан кызы янында.


31нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кафия Гыйззәтуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев