Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без язучылар белән очраштык

Чаллы шәһәренең 2нче “Алсу” балалар бакчасында зур бәйрәм – шәhәребездә иҗат итүче татар шагыйре, балалар язучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Бәшәр һәм шәһәребезнең яшь язучысы Рамилә Китабова (Гәрәева) белән очрашу узды.

Бу очрашуны балалар белән берлектә без - тәрбиячеләр дә бик көтеп алдык. Балалар бик теләп Рәшит Бәшәрнең шигырьләрен яттан сөйләделәр. Рәшит абый үзе дә балаларга яңа басылып чыккан “Качышлы уйный тургай” исемле китабыннан “Безнең гаилә”, “Светофор” исемле шигырьләрен сөйләп, тылсымлы, могҗизалы шигърият дөньясына алып керде. Кайбер шигырьләрнең ничек туу тарихы турында да кызык итеп сөйләде. Балалар үз бабайларыннан күпкә олы булган шагыйребезне бик кызыксынып тыңлап утырдылар.

Очрашуда шәhәребезнең яшь язучысы Рамилә Китабова да үзенең беренче “Тәмле төшләр” китабын ничек язу фикере тууы белән уртаклашты. Балалар белән “Чиста шәһәр” исемле әкиятен укып, шул әкият буенча рәсем күргәзмәсе оештырдык һәм дә бакчабызда тәрбияләнүче Валишина Ралина шул әкиятне бик матур итеп сөйләде.

Бу очрашу һәммәбезгә дә бик ошады һәм бу очрашу сабыйларның хәтерендә онытылмаслык булып калыр дип уйлыйбыз. Яраткан шагыйребез Рәшит абый Бәшәр һәм Рамилә Китабовага сәламәтлек, иҗади уңышлар теләп, яңадан-яңа шигырьләр, хикәяләр көтеп калабыз.

Гыйлметдинова Гүзәл, Шагиева Айгөл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев