Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без театр уйнарга яратабыз

Әби-бабайларыбызга театрыбыз белән «Аулак өй» кичәсе бүләк иттек.

16нчы октябрь көнне мәктәбебездә башлангыч класс укытучыларының төбәкара семинары үтте. Без 3 а класс укучылары бу семинарга килгән кунакларга И. Токмакованың (Г. Гәрәева тәреҗемәсе) «Кик-ри-күк» әсәрен сәхнәләштереп курсәттек.

Төп герой — әтәч ролен Солтан Гайнанов уйнады. Ул үзенә иң кирәкле сүзне табуда ярдәм сорап дусларына мөрәҗәгать итте. Дуслары үзләренең «мәәә»ләрен, «мияу»ларын, «бакака»ларын бирергә дә әзер иде. Ләкин һәр шагыйрьнең үз сүзе булырга тиеш шул. Баксаң, аның «кик-ри-күген» шаян чебиләре алып торган булган икән.

Чеби ролен башкарган Галиева Диләрәнең, Исламова Зәринәнең, Гаянова Азалияның, Бака ролен башкарган Шарафутдинова Диләрәнең, Песи ролен башкарган Мокимова Ренатаның, Кәҗә ролен башкарган Минникаева Айсылуның, Тавыкбикә ролен башкарган Бәдертдинова Иделияның уйнавын кунаклар бик ошатты. Үзебезгә дә театр уйнавы бик ошады. 

Икенче көнне әби-бабайларыбызга театрыбыз белән «Аулак өй» кичәсе бүләк иттек. «Капкалы», «Бияләй салышлы» түгәрәк уеннары уйнадык, такмаклар әйтештек, җырладык, биедек. Дәү әниләребез безгә кулъяулыктан курчак ясарга өйрәттеләр. Алар кечкенә чакта курчаклар булмаган, шулай кулъяулыктан ясап уйнаганнар икән.

Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Әби-бабайларыбыз бәйрәм өчен матур теләкләрен җиткерделәр.

«Шундый матур, эчтәлекле, күләмле, күңелле кичә оештырганнары өчен класс җитәкчеләре Эльмира Гыйлемҗан кызына, тырыш, уңган-булган оныкларыбызга чиксез зур рәхмәтләребезне җиткерәбез! Ул чыгышлар, җыр-биюләр, уеннар, күңел ачулар-барысы да югары дәрәҗәдә! Апаларының оештыручанлыкларына, балаларның осталыкларына, әниләрнең бердәмлекләренә ушыбыз китеп утырдык! Бәйрәм рухы өстәп, балаларыбыздан үз куллары белән эшләгән бүләкләр алу-олы бәхет! Мул бәйрәм табыны өчен аерым рәхмәт барысына да! Күңелебезгә матур, самими, рәхәт истәлекләр туплап кайтып киттек! Сез-молодцы! Зур рәхмәт! Әби-бабайлар исеменнән Азалияның әбиләре» дип яздылар алар.

Актаныш 2 нче санлы урта мәктәбенең 3 а сыйныф укучысы Гаянова Азалия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев