Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без - табигать балалары

1 апрельдән республикакүләм “Эко-Яз” акциясе башланып китте. Без, 58 нче “Тирәккәй” балалар бакчасының 3 нче “Кояшкай” төркеме балалары белән бу акциядә һәрдаим катнашып киләбез.

Белем бирү эшчәнлекләрендә табигатьне яклау һәм саклау турында проблемалы сорауларга җаваплар эзлибез, аларны чишү юлларын табабыз, тирә-юньнең матурлыгына соклану хисләре тәрбиялибез, гүзәллеген рәсемнәрдә сүрәтлибез. Әти-әниләр белән берлектә “Агачларны коткарыйк” проекты буенча, 14, 5 кг макулатура җыеп тапшырдык. “Үзе кечкенә генә, ә зыяны!...” дигән девиз астында, 5,2 кг. күләмендә иске батареялар җыеп тиешле урынга илттек.

Күзәтү өчен, тәрәзә төбендә “Яшел бакчабыз” бар. Аллы-гөлле чәчәк атучы гөлләребез күп. Кыш һәм яз айларында яшел суган үстерерәбез. Җиргә сынып төшкән агач ботакларын алып кереп, сулы вазага утыртып, аларның икенче тапкыр яшәрүләрен күреп сокланабыз.

Саф һавага чыккач, рәхәтләнеп уйныйбыз, өлкәннәргә ярдәм итәбез: кышын суыктан саклар өчен , агач төпләенә карлар өябез, кошлар өчен җимлекләр ясап аларга җим салабыз. Яз җиткәч, табигатькә булышу йөзеннән, кечкенә көрәкләр белән кар чәчәбез, күлдәвекләр тизрәк кипсен диеп, канаулар казыйбыз.

Авылга әби-бабайларга кайткач та тизрәк нәни дусларыбыз - йорт хайваннары янына ашыгабыз: аларны сыйпыйбыз, күчтәнәчләр белән сыйлыйбыз.

Менә шулай! Без бик дус, тату яшибез.

Без - табигать балалары!

 

58 нче “Тирәккәй” балалар бакчасы тәрбиячеләре: Меньшова Н.А, Хайрутдинова Г.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев