Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Без кеше булганда

Карабодай уңган елны Кара күзле малай туган...

Карабодай уңган елны

Кара күзле малай туган.

Колагыннан тартып, шуны

Кеше итү кыен булган.

Кара малай урам буйлап

Этләр куган, атлар куган.

Кыяр урлап, кишер урлап,

Культурага каршы торган.

Кем әрләде, кем дәшмәде,

Характерны әйбәтләде

Әниләрнең күз яшьләре,

Әбиләрнең әкиятләре.

- Песине ку, маэмайны ку,

Менә ипи, менә ашың,

Битеңне ю, кулыңны ю,

Бисмилла әйт, карлыгачым...

- Син урамга чыгып китсәң,

Тәрәзәдән карап калам.

Ашагачтын әппәр итсәң,

Оҗмахка керерсең, балам...

- Кеше бакчасына керсәң,

Әшәке малай буласың.

Әлифбаны укый белсәң,

Дәү буласың, сандугачым...

Зур дөньяга чабып чыгып,

Җаны сөйгән елан ашар.

Төпсез ыштан, сыек чыбык -

Күрде безнең газиз башлар.

Челлә буе утлар йотып,

Сабак укып сары көздә,

Китап тотып, каләм тотып,

Кеше булдык тәки без дә.

Татарстан Республикасының халык шагыйре Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов) 1921 елның 23 маенда Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында туа. 1977 елда «Айлы кичләр» шигъри җыентыгы һәм «Борылам да карыйм…» циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Татар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге хезмәт уңышлары өчен «Почет Билгесе» ордены белән (1981) бүләкләнә, 1992 елда исә Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык шагыйре» дигән шәрәфле исем бирелә. Ул шулай ук Әлмәт Язучылар оешмасының Р.Төхфәтуллин исемендәге һәм Чаллыдагы «Аргамак» журналының С.Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр лауреаты, 1985 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Гамил Афзал 2003 елның 20 августында Әлмәт шәһәрендә вафат була.
Г.Афзал - 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев