Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без көчле, без бергә

Олимпиада – күңелле уен ул. 105нче «Дюймовочка» балалар бакчасында моның шулай икәнен яхшы беләләр.

105нче «Дюймовочка» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркемнәре белән берлектә Олимпиада  гөрләп үтте. Балалар үзләренең физик әзерлекләрен төрле ярышларда сынадылар.

Уеннарга Олимпиада аюы да чакырылган иде. Ул бик теләп балалар белән уеннарда катнашты. Башта балалар аю белән берлектә тантаналы рәвештә  Олимпиада утын кабыздылар. Аю Олимпиаданың символик боҗралары турында аңлатты. Балалар аңа шигырьләр сөйләделәр, олимпиадага кагылышлы уеннар уйнадылар.

Балалар командаларга бүленеп командир сайладылар, команданың девизын әйтештеләр, уен кагыйдәләрен бозмаска ант иттеләр. Бар да зурларча һәм чып-чын иде! Хоккей, биатлон, чаңгы һәм чана ярышларында көч сынаштылар.

Балалар бәйрәмгә әзерләнеп килгәннәр иде, көчләр бертигез булды. Шуңа күрә дуслык җиңде.

Уен ахырында командаларга медальләр тапшырылды. Олимпиада медальләрсез булмый инде ул!

 

Сибгатуллина Рузилә, физик культура инструкторы

Заслонова Наталья, тәрбияче

Хәкимова Зөлфия, туган тел буенча тәрбияче

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев