Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без - КамАЗның киләчәге

Күптән түгел безнең Чаллыбыз өчен зур бәйрәм булды. Барлык Чаллы халкы белән беррәттән, без балалар белән КамАЗның 50 еллыгын билгеләп үттек.

Әти-әниләр белән берлектә ”Без - КамАЗның киләчәге” дигән проект эшчәнлеге үткәрдек. КамАЗны шәһәребездән башка күзаллап булмый. Шуңа күрә эшне Яр Чаллыбызның тарихы белән танышудан башладык. Аның нинди авыллардан төзелгәнен, Яңа шәһәрнең беренче йорты, аның проспектлары турында мәгълүматларны өйрәндек.

Шәһәребезнең архитектура төзелешләре, спорт мәйданчыклары, һәйкәл, административ, мәдәни үзәкләр, мәктәп, балалар бакчалары, истәлекле урыннары белән таныштык. Аннары үзебезнең шәһәребезнең истәлекле урыннарын башка шәһәрләрнекеннән аерып, танып алу буенча интерактив уен оештырдык.

Әти-әниләр безгә күргәзмә оештырырга булыштылар. КамАЗга багышланган китаплар, газеталар, сувинер материаллар алып килделәр. Ә балаларга иң ошаганы – коллекция КамАЗлары булды. Дакар-Париж ярышлары, КамАЗның күп төрле модельләре турында да сөйләштек. Заводның төзелә башлау тарихы белән дә таныштык. Заводны төзер өчен илебезнең төрле почмакларыннан килгән 70ләп төрле милләт вәкилләренең дус, тату яшәүләре турында документаль фильм карадык.

КамАЗ машиналарының рәсемнәрен ясау, пластилиннан әвәләү, кисеп ябыштыру да бик ошады балаларга. Ә иң кызыклысы - өйдә әтиләр белән конструктор материалларыннан машиналар төзү булгандыр. Алар схема буенча абый, апалары, эне, сеңелләре белән төрле автомобильләр җыйдылар. Ясаган вакытта төшкән фотоларны бергәләп карадык. Заводта эшләүче әти-әниләрнең, эшләп ялга чыккан әби-бабайларның хезмәтләре белән таныштык.

Бу проект эшчәнлеге балаларда шәһәребез, КамАЗ машиналары, анда эшләүче әти-әниләре белән горурлану хисләре уятты, аларның белемнәрен баетты. Алган белемнәрен, өйгә кайтып, гаиләләре белән уртаклаштылар. Бәлки кемнәргәдер һөнәр сайларга да юл ачкандыр.

Гөлфәния Никитина, Ильмира Салахиева, Яр Чаллы, 118 нче “Алмакай” балалар бакчасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев