Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без кабат Бөтендөнья татар конгрессында кунакта

Без гаиләбез белән өченче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булып кайттык.

Мин Казан шәһәрендә кунакта булырга бик яратам. Бигрәк тә нинди дә булса берәр бәйгенең тәбрикләү тантанасында! Чөнки анда төрле күренекле кешеләрне күрәсең, үзең кебек сәләтле кешеләр белән танышасың.

Бу юлы без гаиләбез белән өченче тапкыр Бөтендөнья татар конгрессында кунакта булып кайттык. Апам Лиана «Солдат альбомы» бәйгесендә катнашып, җиңүче исеменә лаек булды. Шуңа күрә аны тәбрикләү тантанасына чакырдылар. Узган елларда мин «Әниемнең җылы кочагы-2021», абыем Лимар «Солдат альбомы-2023» бәйгесендә җиңүче булып, әлеге искиткеч урында бүләкләнеп кайткан идек. Гаилә елы уңаеннан, безне барыбызны да бергә чакырдылар. 

Быел җиңүчеләрне котларга җырчы Резеда апа Төхвәтуллина килгән иде. Ул бик матур җырларын башкарды. ТНВ каналыннан «Татарлар» тапшыруын алып баручы Ләйсәнә апа, әлеге тантаналы чараны төшерде, җиңүчеләрдән, шулай ук Лиана апамнан да интервью алды. Мин үзем Габдулла Тукайның «Милли моңнар» шигырен сөйләдем. Миңа барысы да нык итеп кул чаптылар. Лимар абыем баянда «Прощание славянки» көен уйнаганда, күпләр сиздерми генә күз яшьләрен сөрттеләр. Чөнки катнашучыларның барысы да, илләрдә тынычлык булуын телиләр, махсус хәрби операциядә булган якыннарын сагыналар иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары Данис абый Шакиров безнең гаиләне «милләтебезне саклаучы, татар җанлы гаилә» дип атады. Безгә рәхмәтләрен белдереп, истәлек бүләкләре тапшырды. Җиңүчеләрне мул итеп әзерләнгән табын артында сыйлап озаттылар.

Менә шундый искиткеч көн булды ул! Әлеге чараны оештыручыларга, гаиләбезне зурлаучыларга, әти-әниемә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм!

Шакирова Илзия, Актаныш Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат, 1нче В сыйныфы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев