Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Без иң креатив маршрутка ясадык!

Urbantatar оештырган Ut fest фестивале Чаллы «маршруткалары»на багышланган иде. Социаль челтәрләр аша ишеттем мин бу хакта.

Һәм барырга уйладым. Кыскасы, сезгә дә шушы фестиваль турында сөйләп китәсем килә.

Беренчедән, бу фестиваль балаларга гына түгел, өлкән буынга да бик ошар иде, дип уйлыйм. Чөнки, (төп темасы маршрутка булса да), анда төрледән төрле мәйданчыклар эшләде.

Шуларның берсе – балалар мәйданчыгы. Анда агачтан автобус ясау hәм буяу, бию hәм электрон музыка остаханәлэре узды. Ә сәхнәдә артистлар бертуктаусыз татарча төрле жанрдагы жырлар башкарды.

Концертта биеп ачыккач, без foodcord мәйданчыгына киттек. Аннары  sfera студиясе үткәргән рәсем конкурсында катнаштык. Анда бөтен фантазияне эшкә җиңеп иң креатив маршрутка ясарга кирәк иде. Шуннан соң бөтен эшләрне җыеп, өч җиңүчене билгеләделәр. Алар арасына мин дә эләктем. Җиңүчеләргә студиядән скетчинг буенча мастер-класска сертификат бүләк иттеләр.

Ләкин моның белән генә фестиваль бетмәде. Без анда җырлап-биеп, рәхәтләнеп ял итеп кайттык!

Азилә Сираҗиева, Чаллы шәһәре, 59нчы «Адымнар» полилингваль гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X