Беркөнне иртән фотокамерага күз төшердем дә...
Мин кышкы каникулларны яхшы итеп үткәрдем дип әйтсәм буладыр, чөнки...
Мин кышкы каникулларны яхшы итеп үткәрдем дип әйтсәм буладыр, чөнки-чөнки:
* Әти белән ишегалдын кардан чистарттык. Чиста, шома ишегалдыннан йөрү рәхәт икәнен тойдым.
* Күңелдә берничә шигырь туды, шуның 60 проценты кәгазьгә теркәлде.
* Бервакытны иртә белән камерага күз төшердем дә, мал карашкач, берничә фото төшердем. Сез аларны гәҗиттә һәм галереядә күрә аласыз.
* Район чыршысында Кыш бабай биргән тартманы биргән көнендә үк диярлек ашап бетердек.
* Тәрәзә төбенә май куеп, чыпчыклар, песнәкләр, күкшәләр ашаттым.
Әмир Фәрхуллин, Мамадыш, Кече Кирмән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев