Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Беренче карашка сәер тоелса да, чынлыкта - күңелле!

Арча районыннан Айгөл Фәттахова "Мәчкә" бәйрәмендә катнашкан. Андый бәйрәм бармы сездә?

Кышкы яллар бик күңелле һәм, кызганычка каршы, бик тә тиз темплар белән узып киттеләр. Бер көн әбиемдә Шурабаш авылында булдым. Анда кичә минем зарыгып көтеп алган "Мәчкә" бәйрәме узды. Шурабашта татарлар һәм марилар торалар, һәм бу бәйрәм мари бәйрәме, әмма без бик теләп анда катнашабыз.
Төрле кием/костюмнарга киенгән кешене дә «мәчкә» дип атыйлар. Һәм гыйнварның беренче җомгасыннан башлап мәчкәләр бер атна кешедән кешегә йөриләр, бииләр һәм конфет җыялар. Купмедер бу вакыйганы Хеллоуин белән дә тиңлим мин үзем. Тик мәчкәләрнең бар төп шарты - синең кем икәнеңне белергә тиеш түгелләр, шуңа сөйләшергә дә ярамый!
Әйткәнемчә бәйрәм бер атна дәвам итә, һәм Мәчкәнең беренче һәм соңгы көнендә бар авыл халкы мәдәният йортына җыела. Анда мәчкәләр һәм гади кешеләр арасында төрле бәйгеләр уздыралар, бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар!
Кырыйдан карап торышка бик сәер булып тоелса да, чынлыкта - күңелле!

Видеолары шушы биттә ► Инстаграм

Айгөл Фәттахова, Арча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кайбер чакта аларны исакайлар, ә кайсыбер якта чемекиләр дип атыйлар)))