Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Бердәмлектә - безнең көч

Барлык өлкәләрдә ирешкән уңышларыбызның төп сере – балалар бакчасының гаилә белән бердәм булып, хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләвендә һәм яшәвендә.

Физик яктан көчле, әхлаклы, шәфкатьле, намуслы һәм һәр яктан камил булган шәхес тәрбияләүдә гаилә белән балалар бакчасының бурычы уртак. Һәр ата-ана тәрбияче белән берлектә баласын киләчәк тормышка әзерли. Безнең төркемдә дә тәрбия эше шушы юнәлештә алып барыла. Ата-аналар комитеты белән киңәшеп, алга куелган максатка ирешәбез.

Гөлназ Мирхатовна, Ләйлә Радиковна, Зөлфия Зульфировна уртак эшне оештыруда актив булулары белән аерылып тора.

Ел әйләнәсендә төркем участогын ата-аналар ярдәме белән төзекләндереп, кардан чистартып, балаларга уңай шартлар тудырабыз. Һәр ел “Кәгазьгә икенче гомер” акциясендә катнашабыз. Әлеге акциядә Алмаз Хизбуллович, Ландыш Рафаэлевна, Айгөл Мидхатовна, Римма Фидарисовна, Наталья Евгеньевна актив катнашып, 225 кг макулатура тапшырдык.

Балалар бакчасы күләмендә оештырылган “КамАЗга 50 ел” бәйгесендә ата-аналар балалар белән бергәләп иҗат итте. Шулай ук “Исемемнең беренче хәрефе”, “Театр курчаклары” бәйгесендә актив катнашып, беренче һәм икенче урыннар алдык. Әлеге уртак эшләр балада ата-анасына карата горурлык хисләре, чиксез мәхәббәт уята, хезмәткә уңай йогынты тәрбияли.

Әниләр көненә багышланган кичәдә балалар һәм әниләр уртак уеннарда бергәләп көч сынаштылар, күңел ачтылар. Балалар “Ягымлы сүз” уены аша әниләренә карата үзләренең хисләрен аңлатты.

Кыскасы, барлык өлкәләрдә ирешкән уңышларыбызның төп сере – балалар бакчасының гаилә белән бердәм булып, хезмәттәшлек итеп, ярдәмләшеп эшләвендә һәм яшәвендә.

Чаллы шәһәренең 9нчы “Алан” балалар бакчасы тәрбиячесе Хиндия Файзрахманова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев