Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Батырлар җыелган җирдә

Кулыңа сөлге тотып келәмгә чыгарга беркайчан да соң түгел. 7 яшьтәме, әллә 18 яшьтә көрәшә башлыйсыңмы – аермасы юк. Күнекмәләрне даими эшләсәң, спортка карата мәхәббәт булса, кулыңны салындырмасаң, ничә яшь булуга да карамастан, чемпион булу мөмкинлеге бар.

Татар көрәше ул милләтебезнең яшәү көчен, батырлыгын, кодрәтен күрсәтә торган спорт төре. Татарларда  борын-борыннан көрәш рухы бервакытта да югалмаган. Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, сабантуйларда бил алышу, көрәшү традицияләре бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән.  Милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше - буыннан буынга тапшырылучы изге ядкарь. Ул бүген халкыбызны дөньяга танытыр өчен дә, кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче милләттәшләребезне берләштерү өчен дә хезмәт итә.

Мәктәпләрдә көрәш түгәрәкләре елдан ел популярлаша, үсә һәм ныгый бара.  Алабуга шәһәренең 1 нче гимназиясе республикабызга гына түгел, ә дөнья чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләр Илнар Галимов, Фәнис Сабирҗанов, Ислам Фәләхов, Ильназ Дәүләтшиннарга зур юлларга хәер-фатиха һәм белем биргән уку йорты буларак та данлыклы. Каникулның соңгы көнендә “Кышкы сабантуй-2020” кысаларында үткәрелгән татар көрәше бәйгесе батырларны янәдән бер келәмгә җыйды. Бәйге зурлап гимназиянең спорт залында уздырылды.

         Һәр эшнең башлангычында бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән, оештыру осталыгы булган, балаларны чын күңелдән яраткан, аларның киләчәге өчен янып-көеп йөргән кешеләр булуы шарт. Гимназиядәге яшь көрәшчеләренең  бу өлкәдә бәхетләре бар: бәйгеләрнең төп судьялары, тренерлар, тәҗрибәле көрәшчеләр  Рим Кавиев, Альберт Сөләйманов, Айдар Зәйнәгытдинов, “Татар көрәше” түгәрәге җитәкчесе Ильнар Галимовларның терәк-таянычын тоеп, остазларының киңәшләренә колак салып эш итә алар.  Бәйгене тиешле югарылыкта оештыруда спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Марс Сафин, төп иганәчеләр Нурислам Кадыйров, Ильшат Шәйморатовларның ярдәме дә чиксез зур булды. Көрәш бәйрәменә барлыгы 34 яшь көрәшче җыелды. Гимназиянең спорт залы   яшь көрәшчеләр, аларның җанатарлары - укытучылар, әти-әниләренең көрәш рухы белән сугарылып, шау-гөр килеп торды. Татар көрәше бәйгесе командалар парады белән башланып китте. Командалар составында тәҗрибәле өлкәннәр белән бер рәттән әле көрәшкә яңа гына аяк баскан 1 сыйныф укучылары да бар иде. Бәйге ачу тантанасында чыгыш ясаучылар яшь көрәшчеләргә халкыбызның матур гореф-гадәтләрен саклауга рәхмәт белдереп, көрәш мәйданында зур уңышлар теләделәр. Гимназия администрациясе   көрәш- спорт төрен пропагандалауга зур өлеш керткән иганәчеләрне, тренерларны, көрәш чемпионнарын  Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. “Сәйлән” бию төркеме башкаруында татар һәм башкорт биюләре бәйрәмгә тагын да ныграк ямь өстәде.

Россия һәм Татарстан гимннары яңгырап, яшь көрәшчеләр белән танышкач, мәйданчыкта ярыш башланып китте. Бәйгедә 22 кг  авырлык категориясеннән  75 кг га кадәр авырлыктагы яшүсмерләр көч сынашты. Төрле авырлык категорияләрендә көрәшүчеләр арасыннан Галимов Кәрим,Зәйнәгытдинов Булат, Галимов Билал, Шакиров Рамазан, Амерханов Айдар, Гайфетдинов Ислам, Шәрәфиев Айнур, Могинов Рүзәл,   Кадыйров Мөхәммәтләр җиңүче дип табылды. Ахырдан  инде исемнәре республикакүләм бәйгеләрдә яңгыраган 19-23 яшьлек егетләребез  Дәүләтшин Илназ, Искәндәров Риназ, Шафиков Илшат, Фаләхов Исламнар көрәш мәйданына чыкты.   Зур бәйгеләрдә чыныгу алган егетләрнең көндәшләрен баш аркылы оста алым белән чөеп аркага салуы соклану һәм ихтирам уятты. 65 кг авырлык категориясендә Дәүләтшин Илназ  җиңү яуласа,  75 кг авырлыктагылар арасыннан Фаләхов Ислам абсолют батыр титулына лаек булды.

Яшьли көрәшеп үскән, татарча көрәш мәйданнарында чыныгу алган малайларыбыз, егетләребез киләчәктә текә үрләрне яулаганда, юлларында киртәләр очратканда авырлыклар алдында сыгылып төшмичә , күңелләрендә көрәш рухын сүндермичә алга атларлар дигән өмет зур. Көрәш белән шөгыльләнгән егетләр үзендә ихтыяр көчен туплыйлар, ярышларда катнашып җиңү яулагач, үзләренә зур максат куялар. Ярыш булгач, җиңелү дә булмый калмый, мондый вакытта аларның характерлары ныгый, һәм үз өстеңдә тагын да ныграк эшләргә көч туа. “Нинди генә авырлыклар, хәтта күз яшьләре булса да, бу спорт төренә кереп китсәң, кире чыгып булмый”, – диләр көрәшчеләр.

Кулыңа сөлге тотып келәмгә чыгарга беркайчан да соң түгел. 7 яшьтәме, әллә 18 яшьтә көрәшә башлыйсыңмы – аермасы юк. Күнекмәләрне даими эшләсәң, спортка карата мәхәббәт булса, кулыңны салындырмасаң, ничә яшь булуга да карамастан, чемпион булу мөмкинлеге бар. Димәк, көрәш залына ишекләр ачык, дустым. Бәлки, нәкъ менә син  Ислам, Фәнис, Илнар, Илназларның дәвамчысыдыр. Киләчәктә батырлар җыелган җирдә синең дә булу мөкинлегең бар. Көрәш келәме сезне дә көтә.

 

Ләюзә Вагыйзова, Алабуга шәһәре 1 нче гимназия- милли белем  

бирү үзәгенең директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев