Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балыкчы Ильяс

Ильяс балыкка йөрергә ярата.

Туган көненә дә спининглы кармак сораган. Җәйге каникулда авылда рәхәт чигә, көн саен диярлек балыкка йөри. Машина белән Чулманга ук барырга бабасының җае булмаса, авыл янында буага сәпит белән генә җилдереп барып кайта. Тиреслектән селәү җыеп ала, кармагын көйли, чиләген дә онытмый. Су буендагы черки-кигәнвеннәр дә куркытмый аны хәтта. Кармагына селәү кигезеп ата да, көтә.

Менә беразаман калкавыч селкенә башлый. Әһә, эләкте димәк! Калкавыч «биергә» үк тотынса — вак балык капкан дигән сүз инде. Ильяс анысына да шат, чөнки аның кайтуын ишегалдында өч песи баласы көтеп утыра ич. Ә менә калкавыч берничә генә калкынып алдымы — эре балык кабуына өмет бар. Зур гына кәрәкә балыклары тотып та кайткалый балыкчы малай. Әбисе аларны табада чыжлатып кына кыздырып бирә. Ильяс балык ашарга яратмый үзе. Әмма балык алып кайтып, өйдәгеләрне сөендерү рәхәт инде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев