Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын

Актаныш үзәк балалар китапханә хезмәткәрләре Мәдәният һәм сәнгать паркында зур бәйрәм оештырдылар.

Һәр елны җәйнең беренче көнендә матур һәм халыкара дәрәҗәдәге бәйрәм уза — ул балаларны яклау көне. Балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар, чөнки бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникулларны да алып килә.

Актаныш үзәк балалар китапханә хезмәткәрләре Мәдәният һәм сәнгать паркында зур бәйрәм оештырдылар. Бәйрәм балалар башкаруында моңлы җырлар, шигырьләр, биюләр белән әверелеп барды. Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның китапларыннан торган «Мәңгелек балачак илендә» дип аталган китап күргәзмәсе килгән кунакларны үзенә җәлеп итте.

Күңелле уеннар балаларны шатландырды. Шулай ук Республикакүләм «Китапстан» марафоны да старт алды бу көнне. «Китапстан» карталары таратылды, марафон шартлары аңлатылды.

Чара ахырында балалар тәмле чәй белән сыйландылар, интерактив идән һәи интерактив өстәлдә уйнадылар. Бәйрәмнән һәр бала күтәренке кәеф, кечкенә буләкләр алып кайтып китте.

Балаларның барлык хыяллары тормышка ашсын иде! Аларның рәхмәтле һәм бәхетле күз карашы безнең барыбызга да зур бүләк!

Ильмира Фәрхтдинова, Актаныш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев