Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Нокталап бизәү техникасы балаларның иҗади сәләтләрен үстерә

Нокталап рәсем ясау техникасы иң гади техникаларның берсе булып исәпләнә.

Аның тарихы борынгы Һиндстанга барып тоташа. Ул иске сувенирларга, үзенең матурлыгын югалткан аксессуарларга яңа тормыш бирә. Хәзерге дөньяда нокталап рәсем ясау сәнгате иҗатта бик популяр юнәлеш булып тора. Әлеге техника:

– балаларның үз көчеләренә ышаныч арттыра;

– иҗади фикерләү формалаштыра, эзләнүләргә этәрә;

– төрле материаллар белән таныштыра;

– түземлек тәрбияли;

– композиция, ритм, төсне кабул итү, форма һәм күләмлелек хисен үстерә.

Татар халык бизәкләре турындагы белемнәрне арттыру, системага салу максатыннан без балалар белән нокталап ясау техникасын кулланабыз. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга рәсем ясауның мондый төре бик кызыклы.

 Бизәк ясау тәртибе:

•        Өслекне салфетка белән чистартабыз.

•        Контурны алып өслеккә нокта куеп карыйбыз.

•        Әзер шаблон  буенча контур ярдәментә нокталар куеп бизәк ясыйбыз.

•        Нокталар арасындагы ераклык тигез булырга тиеш.

•        Бер фигураны ясап аның кырыена икенчесен остәп тулы бер бизәк ясыйбыз. Бизәкләрне төрле төсләр белән дә ясарга мөмкин.

•        Әзер эшләнмәне бер тәүлек киптерергә кирәк, соңыннан лак белән капларга мөмкин.

Шулай итеп, төгәл бизәк аша иҗади сәләтләрне үстерү - ул бала үсешенең барлык этапларына үтеп керә торган процесс. Бу эшләнмәләр рәсем ясау күнекмәләрен (бармак эшчәнлеген) үстерү, иҗади карашны киңәйтү, милли бизәкләрне онытмауда ярдәм итә. Әзер эшләнмәләрне сувенир итеп кулланырга яки бүләк итеп тапшырырга мөмкин.


Кукмара районы «Зур Кукмара авылы балалар бакчасы». Тәрбияче: Хабибрахманова Э.Р.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев