Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

«Балалар татарча беләме?» дигән соравыма җавап таптым

Безгә Түбән Камадан шагыйрә Рәмзия Вәлиевадан хат килеп төште.

Мин Түбән Камадан шагыйрә Рәмзия Вәлиева булам. Туган тел атналыгында Чаллынын 39нчы мәктәбенә очрашуга чакырдылар. Мине сыйныфта бәйрәмчә киенгән беренче сыйныф укучылары һәм укытучы Лотфуллина Гөлия Гариф кызы каршылады. Якты, җылы сыйныфта дәрес тә карарга өлгердем. «Балалар татарча беләме?» дигән соравыма җавап алдым. Нәни генә, терекөмешләр кебек балаларның ярыша-ярыша кул күтәреп, тизәйткечләр сөйләве, сәнгатьле итеп шигырьләр укулары, укытучы биргән сорауларга тиз, төгәл, саф татар телендә җавап бирүләре күңелемә хуш килде!

Шул мизгелдә күңелемдә шигырь туды:

 

Төрле - төрле сүзләр йөри,
Татарча белми балалар?
Шуны күзәтергә килдем, 
Ерак булса да аралар. 

Күпме бала тәэсирләнеп, 
Матур шигырьләр укыды. 
Татар телен белә алар, 
Бик тә сөенеп утырдым! 

Сыйныф белән ятлаганнар, 
Тизәйткечләр сокландырды. 
Зирәк укучылар монда, 
Барысы да шатландырды. 

Белем бирәләр тырышып. 
Укытуларга рәхмәт! 
Ана телен белсә бала, 
Өлкән буынга бик рәхәт.

Төсләр турындагы уеннарын шатланып уйнап алган балаларга сокланып карап утырдым. Бәхетле балачак! Укырга омтылучы шушы сабыйлар күңеленә белем орлыкларын, әдәп-әхлакны, туган җирне, Ватанны яратырга, әти-әнигә, өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләүгә  бар көчен, белемен, тырышлыгын биреп хезмәт куйган Гөлия Гариф кызына рәхмәтләр яусын!

Балаларны үз баласыдай кадерләп, барысын да бердәй күреп, ягымлы йөз белән укытуы күренеп тора. Укучылар да апаларын үз итә, ярата! Сыйныфта рәхәтләнеп белем алу өчен бөтен шартлар бар. Мәктәп коридорлары үзенә бер дөнья кебек, матур, чиста, иркен. Балалар тәртипле, тәрбияле, татарча сөйләшәләр.
Бәйрәм башланырга да вакыт җиткән икән! Бәйрәм мәктәп китапханәсендә узды. Кичә барышында 3нче сыйныф укучылары минем шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр. Бер төркем яшь артистлар "Урман әкияте"н сәхнәләштерделәр.

Залда утыручылар кирәк урында кул чабып, кирәк урында тын гына күзәтеп утырды. Мин үземне дә әкият илендә кебек тойдым.

Дәресләр бирү, сыйныфтан тыш чаралар әзерләү, олимпиадалар, төрле конкурсларда катнашу өстенә  шулкадәр бай эчтәлекле, күңелле бәйрәм оештырган Гөлия Лотфуллинага хөрмәтем зур. "Түбән Камага шигъри сәяхәт", "Әнкәйләргә мәдхия", "Хәтер сагында" проектлары авторы да ул. Гөлия Гариф кызы җитәкчелегендә уздырылган бәйрәмнәрне Түбән Камада сагынып искә алабыз, үзен юксынабыз. Туган телебез, милләтебез өчен тырышып хезмәт куючы мәктәп директоры Төхфәтуллин Илһам Ирек улы очрашудан бик канәгать булды. Укучыларга да, укытучыларга да телебезе саклауда зур ярдәм итүләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Киләчәктә дә мондый  очрашуларны ешрак уздырырга кирәк дигән фикерне җиткерде. Шундый зур, тату, гөрләп торган коллектив белән очрашуыма бик шат булдым. Туган телем ышанычлы кулларда!

Киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев