Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балалар бакчасында әдәби кунакханә

Әдәби кунакханәдә - Толстой әсәрләре

Бөек рус язучысы Лев Толстой елы кысаларында, язучының тууына 190 ел тулган көннәрдә Мусабай-Завод авылының “Кояшкай” балалар бакчасы нәниләре өчен авыл китапханәчесе тарафыннан әдәби кунакханә оештырылды. Балалар күргәзмәгә куелган матур рәсемле китаплар белән таныштылар, аларны кызыксынып карадылар. Алар өчен язылган кыска хикәяләр, әкиятләр, мәсәлләр кычкырып укылды. Китапханәче сүзләреннән, бөек рус язучысы Лев Толстойның крестьян балаларына Ясная Полянада мәктәп ачканын, аның балаларны яратуын, аларга сәгатьләр буе әкиятләр, хикәяләр сөйләве турында белделәр.Тәрбияче апалары Миләүшә Ситдикова һәм Лилия Ризванова язучының “Өч аю” әкиятен рольләргә бүлеп укыдылар. Инде күптән таныш бу әкиятне балалар үзләре дә кушылып сөйләделәр. Язучының “Слива төше”, “Ике дус”, “Күгәрчен белән кырмыска” хикәяләрен кызыксынып тыңлаганнан соң, нәниләр бергәләп нәтиҗә ясадылар. Лев Толстойның әкиятләре аларны батырлыкка, гаделлеккә, дөресен сөйләргә, мәрхәмәтле булырга өйрәтә.

Гөлшат Салихова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев