Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балалар бакчасында - автомәктәп

«Балалар бакчасында - автомәктәп» темасы буенча балалар бакчасының эш тәҗрибәсе белән уртаклашабыз.

Балалар бакчасында автомәктәп булдыру - мәктәпкәчә яшьтәге балаларда юлларда куркынычсызлык  нигезләрен формалаштыру чарасы.

Без барыбыз да беләбез, хәзерге заман балаларын  кызыксындыру өчен бик тырышырга кирәк.

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү процессына карата кызыксыну уяту өчен балалар бакчасында «Балалар бакчасында автомәктәп» проектын эшләп тормышка ашырабыз.

Минзәлә шәһәренең ДОСААФ организациясе белән тыгыз хезмәттәшлектә эш  алып барабыз.

Безнең балалар бакчасында Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча җиһазландырылган урам мәйданчыгы бар, ДОСААФ вәкилләре безгә электромобильләр  бирделәр, аларны без актив кулланабыз. Проект мәктәпкәчә яшьтәге балаларга балалар электромобиле белән йөрүнең башлангыч нигезләрен үстерү буенча дәресләр циклыннан гыйбарәт.

Дәресләр атнага бер тапкыр зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелә. Мондый дәресләр барышында балаларда хәрәкәтләрне координацияләү, фикерләү генә түгел, ә куркынычсызлык нигезләре дә формалаша.

Һәр шөгыль юлда җәяүле, пассажир, транспорт чарасын йөртүче буларак үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатлаудан башлана. Шөгыльләр "гадидән катлаулыга" принцибы буенча планлаштырылган. Без балаларны электромобиль белән идарә итү кагыйдәләре белән таныштырдык. Куркынычсызлык каешын эләктерүгә зур игътибар бирелә.

еренче дәресләрдә - балалар, электромобиль белән идарә итү нигезләрен ныгытып, билгеләнгән тамга буенча гына йөрделәр. Киләсе дәрестә балалар шул ук маневрларны үтәп кенә калмыйча, билгеле бер биремнәрне үтәделәр.  Мәсәлән, аларга юлда очраган юл билгеләрен атарга кирәк иде.

Беренче дәресләрдә куркынычсызлык каешын эләктерү кагыйдәләре кабатлана. Ә хәзер безнең тәрбияләнүчеләр катлаулы маневрлар башкара: "Змейка", "Артка таба йөрү", "Парковка".

Электромобиль белән идарә иткәндә, бала юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту буенча кайбер биремнәр башкара. Мәсәлән: «Юл тамгасын ата», «Дөрес юл сайла», «Җәяүленең хаталары» һәм башкалар. Балалар үзләренең барлык гамәли белемнәрен «Куркынычсызлык» уен модулендә ныгыталар. Ул мәгълүмати һәм уен стендларын, «автокласс» комплектларын үз эченә ала.

Барлык үткәрелә торган чаралар мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен өйрәнүгә мотивацияләү өчен нигез булып тора. Әлбәттә, ата-аналар белән эшләүгә дә зур игътибар бирәбез. Алар безнең автомәктәпнең актив кунаклары булып торалар. Безнең автомәктәптә яшь юл хәрәкәте инспекторлары, аерым алганда, Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары отряды белән дәвамчанлык саклана,  алар - безнең автомәктәпнең остазлары. 

Безнең балалар бакчасы массакүләм мәгълүмат чаралары белән актив хезмәттәшлек итә, балалар бакчасының юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча эш вакытлы матбугат басмаларында  һәм шулай ук интернет-ресурсларда кешеләрнең игътибарын әлеге проблемага тагын да күбрәк җәлеп итә. Уку елы башыннан бирле без инде 10 дәрес уздырдык. Проектыбызның соңгы этабында без электромобиль белән эшләү буенча методик рекомендацияләр һәм конспектлар белән җыентык булдырырга планлаштырабыз.

«Балалар бакчасында автомәктәп " проекты нәтиҗәле дип саныйбыз: безнең балалар бакчасы берничә тапкыр төрле конкурслар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча чаралар призеры булды, ә иң мөһиме, безнең проект балалар өчен бик кызыклы.

Анастасия Чекардова.


Безнең инстаграмга кушылыгыз! Анда шәп бәйгеләр бара! ► «Көмеш кыңгырау» инстаграмда!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ???