Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балачакның бер мизгеле

21 көн 21 минут кебек сизелми дә узып китте.

Актанышның 1нче санлы мәктәбендә оештырылган мәктәп яны ял лагере безгә - балаларга күңелле мизгелләр бүләк итте. Гомумән, Актанышта балаларның җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп оештыруга аерым игътибар бирелә.

26нчы июньнән алып 16нчы июльгә кадәр дәвам иткән безнең мәктәп яны ял лагере кызыклы һәм мавыктыргыч чараларга бай булды. “Солнышко”, “Молния”, “Алые паруса”, “Звездолёт”, “Чебурашка” исемле 5 төркемгә бүленеп, үзара ярышлар үткәрдек. Мин үзем “Молния” отрядында идем, әйдаман апабыз Фәнисә Таһир кызы җитәкчелегендә җиңүләр яуладык.

Һәр көнебез иртәнге гимнастика белән башланып китте. Белем һәм тәрбия бирүне үз эченә алган, спорт-сәнгатькә карата кызыксыну уятучы бәйгеләр көтеп торган иде безне. “Күңелле стартлар”, “Асфальтка рәсем ясау”, “Кызлар һәм малайлар көне” бигрәк тә истә калды. Зур стадионда рәхәтләнеп футбол уйнадык.

ЮХИДИ бүлегеннән килгән вәкилләр төрле уеннар оештырдылар, бүләкләр бирделәр. Аеруча да “Планетарий” кызыклы булды. “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә фильмнар карадык. Актанышыбызның матур урыннарына экскурсияләргә бардык. Чыннан да, мәктәп яны лагеры безгә күңелле балачак мизгелләре бүләк итте. Лагерьда миңа бик ошады, яңа дуслар да таптым.

Җәйге ялыбызны күңелле итеп оештырган 1нче мәктәп җитәкчелегенә, әйдаман апаларга, тәмле ризыклар белән сыйлаган пешекче апаларга лагерьга йөрүче укучылар исеменнән ихластан рәхмәт әйтәм. Җәйге каникулларны мавыктыргыч һәм кызыклы итеп үткәрүдә аларның өлеше зур!

Әмирхан Фәйзрахманов, Актанышның 1нче санлы урта мәктәбе, 2 сыйныф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев