Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

Балачак бәйрәме

1нче июнь - Балаларны яклау көне. «Аленушка» балалар бакчасында шушы уңайдан бәйрәм гөрләп узды.

Иртәдән үк урамда күңелле музыка яңгырады. Спорт мәйданчыгы матур тасмалар белән бизәлгән иде. Кояш та иртәдән үк үзенең җылы нурларын сипте. Бу көнне балалар түземсезлек белән көттеләр.

Әйе, балачак - иң күңелле, иң бәхетле чак. Елның кайсы гына вакыты булмасын, балачакның һәр мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балачагыбызда күбесенчә уйнау, җырлау, шыгырьләр сөйләү истә кала.

Безнең бәйрәмдә дә мәктәпкә әзерлек төркеме балалары бик матур итеп җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделөр.

Барлык балалар, тәрбиячеләр коллективы исеменнән, шундый күңелле бәйрәм оештырганнары өчен музыка җитәкчесе Антимбекова Фәридәгә, спорт инструкторы Гарифьянова Гөлсәриягә, балаларга татар теле өйрәтүче Комарова Гөлназга, тәрбияче Ахметшина Алсуга һәм бәйрәмне алып барган Кудимова Натальяга зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Алга таба да эшегездә зур уңышлар сезгә!


Чаллы шәһәренең 61нче балалар бакчасы тәрбиячесе Шафигуллина Альбина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев