Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Сезнең яңалыклар

 Бала тәрбияләүдә ярдәм итү – төп максатыбыз

Чаллы шәһәренең 78нче  “Чыршыкай” балалар бакчасы педагоглары бакчага йөрергә әзерләнүче балаларның ата-аналары белән тыгыз эшчәнлек алып баралар.

Бу гаҗәп тә түгел: быел “Чыршыкай” балалар бакчасы  федераль конкурста “КОМПАС” проекты белән җиңеп, балалы гаиләләргә педагогик-психологик, методик ярдәм күрсәтү максатын күздә тотып эшләүче “Бергәләп үсәбез” гаилә консультацион үзәге эшен тагын да киңәйтеп җибәрдек.

Безнең үзәккә үзләрен борчыган сораулар белән шәһәребезнең балалы яшь әти-әниләре, бу өлкәдә тәҗрибәсе булган әби-бабайлары гына түгел, ә тирә-як район-авылларда яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итәләр. Гаиләдә сабый тугач, күңелле мәшәкатьләр белән беррәттән,  бала тәрбияләүдә җавапсыз калган бик күп сораулар, борчулар да барлыкка килә. Бигрәк тә тәҗрибәсе аз булган яшь әни бу кыенлыклар алдында бер ярдәмсез кала, шуңа күрә дә без үзебезнең бакчада индивидуаль рәвештә дә, өйләргә очрашуга чыгып та,  әле бакчага йөрмәүче балаларның әти-әниләре өчен  төрледән-төрле консультацияләрне онлайн һәм офлайн форматта үткәрәбез. 

Инде тәҗрибәдән чыгып шуны да әйтәсе килә: сабый  туганнан алып безнең белән бергә тәрбия мәсьәләләрен чишкән гаиләдәге балалар бакчасына йөри башлагач та, яңа шартларга җайлырак ияләшәләр, психологик борчылуларны азрак алалар. 


Әлфирә Баһаветдинова, Чаллы шәһәре,78 нче “Чыршыкай” балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Галерея

Оставляйте реакции

28

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев